|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2020 Мәдәният
Татарстан артистлары һәм кино әһелләре сугыш турында фильмнардан җырлар җырлыйБөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан «Татаркино» «Җиңү җырлары» республика проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында Татарстан артистлары сугыш турында кинолентлардан җырлар җырлый. Танылган җырчылар һәм актерлар белән бергә Казанда һәм Татарстанның төрле шәһәрләрендә эшләүче «Татаркино» хезмәткәрләре дә бар. «Җыр һәм кино сәнгатен бергә алып бару - проектның идеясе: без кинода төшү тәҗрибәсе булган артистларны һәм музыкантларны чакырдык, - дип сөйли «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. - Болар - Айгөл Бариева, Рөстәм Гайзуллин, Алсу Әбелханова, Зөлфия Вәлиева, Ләйсән Закирова, Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Камил Юсупов, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар. Аларга баш учреждениедә һәм филиаллар челтәрендә эшләүче хезмәткәрләр дә кушылды".
Артистлар һәм кино хезмәткәрләре башкаруында «17 мгновений весны», «В бой идут одни старики», «Небесный тихоход», «Два бойца», «Офицеры», «Летят журавли», «Белорусский вокзал», «Щит и меч» һ.б. кинофильмнардан җырлар яңгырый. Әлеге экспресс-клиплар Инстагарамдагы «Татаркино» рәсми аккаунтында, шулай ук Youtube рәсми каналында урнаштырылган.
Моннан тыш, 9 майда Инстаграмда «Татаркино» аккаунтында Татарстанның танылган эстрада, театр һәм кино артистлары Илдар Хәйруллин, Рамил Фазлыев, Ирек, Гөлчәчәк Хафизовлар, Айгөл Бариева һ.б. катнашында туры эфирлар булачак. Эфирлар расписаниесе аккаунтта басылачак.
--- |
Иң күп укылган
|