|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2020 Дин
«Тәравих тәсбихы»: Ильяс Халиков марафон үткәрәРамазан аенда укыла торган Тәрәвих намазлары быел мәчетләрдә укылмый. Шул сәбәпле, мөселманнарны берләштерү, Тәрәвих намазын таныту максатыннан, дини җырлар һәм нәшидәләр башкаручы Ильяс Халиков инстаграм аккаунтында “Тәрәвих тәсбихлары” марафонын башлап җибәргән. “Рамазан аен Аллаһ Тәгаләне мактап, күп догалар укып, хәерле эшләр белән үткәрик! Алга таба башка җирлекләрдән дә шундый матур видеоларны лентага урнаштырып барырбыз. Кемнеңдер бабасы, агасы,әтисе, энесе, малае, оныгы әйтә беләдер. Ә эстафета бөтен Рәсәй буенча. Җибәрегез видеоларыгызны! 89600452973 номерына. Яки минем аккаунтка @ilyas_halikov видеога яздырып, Тәравих тәсбихын җибәрегез. Ә мин аны аккаунтыма куя торырмын. Өйрәник, өйрәтик, өйләребездә әйтик”, - дип мөрәҗәгать итә Ильяс Халиков язылучыларына.
«Без яши торган төбәктә тәравих намазының һәр 4 рәкагәтеннән соң түбәндәге тәсбих әйтелә”, - дип тәсбих үрнәген дә бирә.
سُبْحَانَ ذِى الْمُلْكِ وَالْمَلَكُوتِ
سُبْحَانَ ذِى الْعِزَّةِ وَالْعَظَمَةِ وَالْقُدُرَةِ وَالْكِبْرِيَآءِ وَالْجَبَرُوتِ
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَىِّ الَّذِى لَا يَمُوتُ
سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَآئِكَةِ وَالرُّوحِ
لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ نَسْتَغْفِرُ اللهَ
نَسْئَلُكَ الْجَنَّةَ وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ
Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йәмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар.
Мәгънәсе: Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.
Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз.
Рамазан аен Аллаһ Тәгаләне мактап, күп догалар укып, хәерле эшләр белән үткәрик!!!!” – дип тели Ильяс Халиков.
Ильяс Халиковның инстаграмында инде әлеге марафонга килгән видеолар урнаштырылган, сез дә эстафетаны кабул итеп алыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|