|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2020 Әдәбият
"Бәллүр күл - Хрустальное озеро" фестивале Кадыйр Сибгатуллин иҗатын яратучыларны берләштерә
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм «Хрустальное озеро» Балык тоту базасы 2020 елның 1 мартыннан 4 июленә кадәр " Бәллүр күл-Хрустальное озеро" I Республика әдәби – сәнгать фестивале уздыра. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән алып , Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче авторларны, шулай ук гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары укучыларын (18 яшькә кадәр) фестивальдә катнашырга чакырабыз. «Бәллүр күл-Хрустальное озеро» I Республика әдәби – сәнгать фестиваленең темасы: Кадыйр Сибгатуллин иҗатында туган ил һәм туган табигать темалары.
Фестиваль кысаларында үткәрелә торган конкурслар номинацияләре (18 яшьтән):
– "әдәбият": поэзия, проза;
– "сынлы сәнгать";
– "халык-гамәли сәнгать";
укучылар өчен конкурс (18 яшькә кадәр):
– “нәфис сүз" (шигырь укучылар конкурсы).
Конкурста катнашу-бушлай.
Гаризалар 2020 елның 1 июненә кадәр кабул ителә.
Гаризалар җибәрү өчен почта адресы :420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 14. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге ("Хрустальное озеро" ("Хрустальное озеро") тамгасы белән).
Гаризалар җибәрү өчен электрон адрес: hrustal.fest@mail.ru ("Бәллүр күл" фестивале).
Конкурсның шартлары белән Татарстан язучылар берлеге сайтында таныша аласыз
--- |
Иң күп укылган
|