поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.05.2020 Шоу-бизнес

Рифат Зарипов: "Хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкмен..."

Тамашачылар татар эстрадасының популяр җырчысы Рифат Зариповтан концертына алган билет акчаларын сораганнар. Бу хакта ул безгә үзе сөйләде.

Бүгенге көндә һәркем билгесезлектә яши, шул исәптән артистлар. Күпме концертлар көзгә күчерелде, күпме тамашачы сабыр гына көтә?! Әмма араларында паникага бирелеп, билет акчаларын кайтаруны таләп итүчеләр дә бар. Татар эстрадасының популяр җырчысы Рифат Зариповтан билет акчаларын сораганнар. Бу хакта ул безгә үзе сөйләде.
 
- Рифат, ничек хәлләрегез?
 
- Аллага шөкер, әйбәт. Түбән Камада "теща"ларда ял итәбез. Балык тотабыз, шашлык кыздырабыз. Ифтарга әзерләнәбез.
 
- Билет өчен акча сораучылар сиңа ничек чыкты? Сүз кайсы концерт турында бара?
 
- Инстаграмда директка, комментарийларда язалар. Сүз билгеле бер концерт турында түгел, төрле шәһәрләрдә концертлар булмый калды. Янәсе кассалар бикле, акчаны кире кайтармыйлар. Эшләмәгәч, бирмиләр инде. Эшли башлагач, кайтарырлар. Телиләр икән, шул билетлар белән көз көне булачак концертларга килә алалар. Концертка килмәгән очракта, үзизоляция тәмамлангач, билет акчаларын кассадан алырга мөмкин.
 
- Димәк, ул акчаларны синдә дип уйлыйлар?
 
- Әйе шул. Кеше билет алдым да, Рифатка китте, дип уйлый. Без ул акчаларны концерт куймыйча алмыйбыз. Кайвакыт акчаны концерттан соң 3-4 көн узгач кына күчерәләр. Бу кухняны белгән кеше аңлый. Ләкин сабыр гына көтүчеләр дә бар. Яз буламы, көзме, кышмы - көтәбез, иң мөһиме - исән-сау булыйк, дип язалар.
 
- Төркемеңдә ничә кеше эшли? Алар хәзер кайда, нинди акчага яши?
 
- 14 кеше. Ипотека, кредиты булганнар түләүләрне 2-3 айга кичектереп торды. Минем белән ике абый эшли. Берсе шәһәрдә калды, икенчесе - гаиләсе белән авылда. Барабанда уйнаучы егетебез Мамадышта әниләрендә яши. Вакытлыча таксида эшли. Гитарист егетебез "Яндекс Еда" хезмәтенә эшкә кергән. Башкортстандагы администраторыбыз заправкага сакчы булып урнашкан. Аның гәүдәсе туры килеп тора: буе - 198 сантиметр, авырлыгы - 102 кило тирәсе. Һәрберсе көзгә кадәр эш тапты. Кызлар әниләрендә дип беләм. Бер мин генә эшсез. (көлә)

- Җыйган "запас"ларың бармы соң?
 
- Сүз дә юк, "запас"лар бар. Тик алар еллар буена җитмәячәк, 2-3 айга җитәргә мөмкин. Төркемдә ипотека һәм кредиты булган егетләргә эзләп йөрмәгез, мөрәҗәгать итегез, дидем. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкмен...
 

Лена РӘХИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.05.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»