поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.05.2020 Җәмгыять

Яз һәм хезмәт, лалә һәм энҗе, хокук һәм… йомраннар көне: 1нче майны бездә һәм чит илләрдә ничек бәйрәм итәләр?

Еш кына Беренче Май, ягъни Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Совет чорыннан “сеңеп” калган бәйрәмнәр исемлегенә кертәләр. Бу, әлбәттә, ялгыш фикер, чөнки Хезмәт көнен элеккеге Советлар Союзы илләрендә генә түгел, дөньяның тагын 142 илендә билгеләп үтәләр! Тик кайбер илләрдә бу көн бөтенләй башкача атала һәм, гомумән, башка мәгънәгә ия. Сәяхәтебезне башлыйк, булмаса?!

Тарих битләренә күз салсак…
 
Урта гасырларда Беренче Майда яңа административ ел башлануын билгеләп үткәннәр. Ул елларда бөтенхалык җыеннары уздырып, яңа старшинаны сайлаганнар һәм киләсе елга планнар төзегәннәр.
 
Моннан ике гасыр элек исә бу көннең тарихы яңа борылыш алган. Хезмәт бәйрәменең барлыкка килүе ерак 1886елга барып тоташа. Ул чакта АКШның Чикаго шәһәре эшчеләре 8 сәгатьлек эш көнен гамәлгә кертүне тәлап итеп, митинг оештыра. Акция полиция хезмәткәрләре белән бәрелешләргә кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, 60 полиция хезмәткәре яралана, сигезе һәлак була, йөзәрләгән эшче кулга алына һәм билгесез сандагы эшчеләрнең гомерләре өзелә. 1889 елда әлеге вакыйгалар истәлегенә бу көнне хезмәт ияләренең хокукларын яклау буенча демонстрацияләр үткәрү турында карар кабул ителә. 1890 елданБеренче Май Испания, Италия, АКШ, Франция, Бельгия, Германия һәм башка илләрдә дәүләт бәйрәме әйләнә.
 
Россиядә…
 
… Яз һәм Хезмәт бәйрәме беренче мәртәдә 1890 елда Варшавада билгеләп үтелә. Киләсе елларда ул Санкт-Петербурга “күчә”. Бу көнне ПетрБеренче күңел ачулар оештырырга яраткан. Бәйрәм ярминкәләр, биюләр һәм мул табын белән үрелеп барган.
 
1897 елда исә бәйрәм беренче тапкыр сәяси төс ала. Бу көнне митинглар һәм демонстрацияләр үткәрелә башлый. Вакыт узу белән Беренче Май сәяси түгел, гаилә бәйрәменә әверелде. Хәзер инде аның алыштыргысыз атрибуты парад түгел, табигать, дус-туганнар һәм… шашлык. 2001 елда Беренче Май Дәүләт бәйрәме статусын алды һәм ял көне дип игълан ителде.

Илләре төрле булгач, бәйрәмнәре дә “чуар”
 
Әйткәнемчә, дөньяның күп илендә майның беренче көне Яз һәм Хезмәт бәйрәме булса да, араларында аерылып торучы илләр бар.
 
Бу көнне Испаниядә үзенчәлекле бәйрәм – Яшел Сантьяго билгеләп үтелә. Гүзәл кызлар роза һәм канәфер чәчкәләреннән тәкыялар үрә, мәңгелек мәхәббәт символы булган ромашкалардан чәчәк бәйләмнәре ясый, ә яшь егетләр өчен Беренче Май – мәхәббәт аңлату көне. Кыскасы, Испаниядә Беренче Май – саф хисләр һәм мәхәббәт бәйрәме.
Беренче май көнне финнар Vappu – студентларның язгы карнавалын билгеләп үтә. Хельсинкида аны 30 апрельдән үк бәйрәм итәләр. Бәйрәм студентларның базар мәйданындагы Хавис Амандның таш сынына абитуриентларның традицион баш киеме – ак фуражка кидертүдән башлана. Соңыннан, карнавалда катнашучылар үзләре дә фуражка киеп, шампан шәрабын ачалар.
Бөтен дөнья хезмәт ияләренең бердәмлеге көнендә Көньяк Африка Республикасында профсоюзлар халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләре, төрле музыкаль төркемнәрне чыгышлары оештырыла. Бәйрәм хакимият химаясе астында уза.
Йомраннар көне – Канададагы абориген-индеецлар майның беренче көнендә нәкъ менә әлеге бәйрәмне билгеләп үтә.
Нидерланды. Биредә исә апрельнең соңгы һәм майның беренче атнасында лалә чәчәкләре фестивале уза.
АКШта америкалылар беренче май Хокук көне, Балалар сәламәтлеген саклау көне һәм Лояльлек көнен билгеләп үтә. Бу көн, бәйрәмнәргә бай булса да, рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителмәгән. Ә Хезмәт көне исә АКШта сентябрьнең беренче атнасында билгеләп үтелә.
Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне белән беррәттән, беренче май –французлар өчен энҗе чәчәк көне дә әле. Монда беренче майда әлеге чәчкәне якыннарына, туганнарына, ә кайчагында бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә бүләк итү традициягә әйләнгән. Бүләк ителгән ботакны исә һәркем киләсе бәйрәмгә кадәр саклый.
Ә Грециядә бу көнне балалар иртән торып, беренче яз карлыгачларын эзли. Әлеге кошны табуга, алар җырлар җырлап, йортлар тирәли йөри башлый. Күршеләре исә аларны җиләк-җимеш, чикләвек һәм башка тәм-томнар белән сыйлый.
Майның беренче көне менә шундый бай тарихлы һәм күпкырлы көн булып чыкты әле. Без өй һәм бакча тирәләрендә тиргә батып эшләгән арада, башка илләрдә әнә нишлиләр икән! Хәер, быел алай ук булмаса да, бәйрәм кәеф китмәс әле.
 
Лилия Гыймазова
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»