|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2020 Сәясәт
Коронавирус йоктырган Мишустин премьер вәкаләтләрен башка кешегә тапшыраРоссия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин коронавирус йоктырган. Ул премьер вәкаләтләрен вакытлыча башка кешегә тапшыра. Бу хакта РБК яза. Мишустин COVID-19 инфекциясе белән авыруын һәм үз-үзен изоляцияләүгә китүен президент Владимир Путинга хәбәр итткән.
"Мин тапшырган тестларның уңай нәтиҗә бирүләре билгеле булды. Шуңа бәйле рәвештә һәм Роспотребнадзор таләпләре нигезендә мин үз-үземне изоляцияләүне үтәргә тиеш, бу минем хезмәттәшләремне саклау өчен кирәк ", - дигән Мишустин, Путинга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп.
Премьер-министр хөкүмәт штат режимында эшен дәвам итәчәк, дип ышандырды, ә Министрлар Кабинеты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче вице-премьер Андрей Белоусовны билгеләргә тәкъдим итте.
Фото: Дмитрий Астахов.
--- |
Иң күп укылган
|