|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2020 Җәмгыять
"200 меңлек кредит алдым. Көләргәме-еларгамы": Алмазның туе ник узмаган? (ВИДЕО)Татарстанның популяр ютуб-блогеры Фәгыйлә Шакирова үзенең каналында 31 яшьлек Казан егете Алмаз язмышы белән уртаклашты. Пандемия аның барлык планнарын да җимереп ташлаган. Буласы туйлары узмаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Алмазның ике ел очрашып йөргән сөйгән кызы була. Яшьләр быел никах туена әзерләнә. Авылда әти-әниләре дә көтеп алган мәҗлеснең хәстәрен күрә: азык-төлек әзерли, казлар суеп каклыйлар. Егет үзе 200 мең сумлык кредит ала. Исәпләре, гөрләтеп туй уздырып, Казанда төпләнеп калу була. Башта фатир яллап торсалар, алга таба әти-әниләре ярдәме белән ипотека алырга, үз куышларын булдырырга уйлыйлар. "Көләргәме-еларгамы... Планнар үзгәрде, - дип сөйли Алмаз. - Пандемия, коронавирус дип туй узмады. Мин үзем никахны болай гына да укытырга әзер идем. Йөргән кызым риза түгел. Шул сәбәпле аралар суына башлады. Кәеф юк. Киләчәк тә ышаныч уятмый... Башкалар бу хакта ни уйлый икән, укучыларның фикерен беләсе килә", - дип мөрәҗәгать итә егет. Комментарийларда күпләр егетне яклап язган, зур туйларга чыгымнар тотмыйча, гади генә никах укытсалар да ярар иде, дип яза алар. Кайберәүләр Алмазның йөргән кызына да гаеп ташлый, чынлап яратса, мондый киртәләр алдында тукталып калмас иде, диләр. Кызны хәтта юләр дип атаучылар да бар. Күпчелеге моны яшьләрнең мәхәббәте өчен зур сынау булуын билгеләп үтә һәм егеткә, төшенкелеккә бирелмичә, үз юлын дәвам иттерүен телиләр.
--- |
Иң күп укылган
|