поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2020 Матбугат

Кем уйлаган бит болай булыр дип...

«Бердәмлек» газетасының көтеп алынган юбилеен менә шундый шартларда - өйдә утырып кына каршыларга мәҗбүрбез. Кызганыч. Редакция бу бәйрәмгә ел башыннан, дөресрәге 2019 ел уртасыннан ук әзерләнә башлаган иде.

Моның өчен, «Лукойл» нефть компаниясенең грантын отып, зур гына программа әзерләвебезне, өлкә шәһәрләре һәм авылларына чыгып йөрүебезне күпләр белә инде. Редакция коллективы һәм «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Тольяттида һәм Сызранда, Иске Ярмәк һәм Иске Усманда, Мәчәләйдә һәм Гали авылында очрашулар уздырды, концертлар күрсәтеп, җырлашып-биешеп, сөйләшеп-киңәшеп, бер-беребездән бик канәгать булып аерылышкан идек. Кем уйлаган бит болай булыр дип...
 
Ләкин без көзгә табарак программабызның беренче өлешен - авылларга йөрүбезне дәвам итәргә ниятлибез. Газета укучылары арасында юбилей чаралары уздыру бигрәк тә күңелле бит. Ә менә «Родина» паркында уздырырга ниятләнгән «Татар пятачогы»нда рәхәтләнеп биеп күңел ачулар хөкүмәттән рөхсәт булса гына мөмкин. Укучылар моны аңлап, булдыра алмадылар болар, димәсеннәр иде. Форс-мажор дигән сүз менә шундый шомлы вакытларда кулланыла икән.
 
Юбилей уңаеннан язылган бу мәкаләдә безне шәһәр-авылларда зурлап каршы алган, чәкчәкләр, тәмле ашлар белән сыйлаган газета укучыларына, җирлек башлыкларына, китапханәчеләргә, Мәдәният йортлары һәм татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Шуны да искәртеп үтик: очрашулардан соң газета тиражы аз булса да артты һәм моның өчен почта хезмәткәрләренә һәм газетага язылучыларга аерым рәхмәтләребезне белдерәбез.
 
Утыз еллык юбилей - үткәннәргә нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү вакыты. Россия регионнарындагы татар матбугаты чаралары арасында «Бердәмлек» лаеклы урынын югалтмады, Татарстан һәм өлкә хөкүмәте, хәтта Мәскәүнең “Роспечать” оешмасы каршында да абруебыз булганлыктан, аларның ярдәменә һәм теләктәшлегенә таянып, алга барабыз.
 
Әлбәттә, халыкның интернет челтәренә ябышып ятуы һәм атнасына бер мәртәбә генә яңалыклар алып килүче газета хәбәрләрен азсынуы борчу тудыра, прогресс һәм балаларыбызның татарча укый-яза белмәве аркасында тиражыбыз төшүе пошаманга сала. Ләкин хәзерге заманда бернәрсәгә дә ышаныч юк. Бүген татар телендә сөйләшеп, җырлашып, газеталар чыгарып, укучыларыбызны шатландырып яшибез икән, димәк, без бәхетле! Коронавирустан котылгач, дөньялар тынычлангач, туган көнебезне бергәләп уздырырга насыйп итсен иде. Сәламәт булыгыз, кадерле газета укучыларыбыз! Яңа очрашулар насыйп булсын!
 
Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА,
 
"Бердәмлек" газетасының
 
баш мөхәррире.
 
Корреспондентлар Эльмира СӘЙФУЛЛИНА-ДОРОНИНА (сулдан уңга) һәм Алия АРСЛАНОВА, җаваплы сәркатип, корректор Гөлгенә СӘЛАХОВА, баш мөхәррир Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАР-ФОЛОМЕЕВА, дизайнер-версткалаучы Гөлнур МУСИНА

Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА
Бердәмлек
№ --- | 27.04.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»