|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2020 Мәдәният
Бүген Хәлим Җәләловка 80 яшь тулдыБүген, 27 апрельдә, Татарстанның халык артисты Җәләлов Хәлим Бәдри улының туган көне. Аңа 80 яшь тулды. "Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!" диелә Камал театры сайтында. Википедиядән. 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала. 1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков (һ.б.) кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г.Камал исемендәге академия театрында эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М.Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка танылды.
Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.
Рольләре: Сева — «Ата хакы — Тәңре хакы» В.Лаврентьев Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т.Миңнуллин Сәйхун — «Ат карагы» Т.Миңнуллин Тамада — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр» А.Гыйләҗев Адаш — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев Ильяс — «Агыйдел» М.Әмир Рәшит — «Назлы кияү» К.Тинчурин Салих — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин Гайфи — «Күк капусы ачылса» Х.Вахит Гыймран — «Ике килен-килендәш» Х.Вахит Шәйдулла — «Талак, талак» Х.Вахит Хөләй — «Качаклар» Н.Исәнбәт Бикәмәт — «3ифа» Н.Исәнбәт Бригелла — «Болан-Патша» К.Гоцци Гыймади — «Зөләйха» Г.Исхакый Казыйхан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин Ислам — «Артист-шоу» Г.Кариев, З.Хәким Хәмзә — «Баскетболист» М.Гыйләҗев.
--- |
Иң күп укылган
|