|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2020 Әдәбият
Бүген Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне23 апрельдә Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне билгеләп үтелә. Ул ЮНЕСКО ның 28нче сессиясендә игълан ителгән иде. Карар мәдәни традицияләрне агарту һәм үстерү, шулай ук китапларның белем таратуның иң мөһим чарасы булуын исәпкә алып кабул ителде. Тормышта һәр кешене китап белән нидә булса бәйли. Китап безне, беренче хәрефләрдән башлап, бөтен җирдә озатып йөри. Күпме генә еллар үтмәсен, кулларда яхшы китаптан әйбәт әйбер юк. Килешәсезме?
Китап укуның файдасы турында кызыклы фактлар :
- китап уку логик фикерләүне үстерә;
- уку хәтер һәм игътибарны ныгыта;
- яхшы китап тынычландыра;
- китап уку баш миенең эшчәнлеген яхшырта;
- уку безне кешеләр белән аралашырга өйрәтә.
Татарстан китап нәшриятының йөз еллык тарихында күп миллионлы китаплар дөнья күрде. Шуларның кайсы сезнең өчен кадерле, кайсы китапны аеруча яратасыз? Үзегезнең фикерләрегез белән Татарстан китап нәшриятының инстаграм һәм Вконтакте челтәрләрендә уртаклаша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|