поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2010 Дин

НИ ӨЧЕН ИЛЕБЕЗДӘ БАРУДИ-МӘРҖАНИ КЕБЕК ГАЛИМНӘР ХАСИЛ БУЛМЫЙ?

Мәгълүм ки, намаз уку өчен әүвәл тәһарәт, чиста кием, пакь җир кебек шартлар булганы кебек, мөэмин-мөселман кешегә тәгамне кулланганда дә үтәү өчен ләзем булган бәгъзе бер әдәпләр бар. Без түбәндә шуларны зикер итеп, аннан соң исә, өстәл янында мөселман үзен ничек тотуыннан башлап торып киткәнчегә кадәр тиешле гамәлләр турында сүзебезне дәвам итәрбез.

Беренчедән, мөселман үзе, хатыны вә балалары өчен өенә алып килгән ашамлык нәрсәләр нинди юл белән табылганы турында уйларга тиеш. Чөнки, Аллаһы тәгалә Коръән кәримдә әйтә ки: «Ий, мөэминнәр, үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз» (Ниса, 29).

 

Берәүне алдап яки күз буяп, я золым кылган хәлдә бала-чаганы туендырсагыз ахырын уйлагыз. Аяти кәримәнең дәвамында: «Үз-үзләрегезне үтермәгез», диелә.

 

Хакыйкатән, уйлап карасак, тормыш тәҗрибәсе ачыктан-ачык күрсәтеп тора ки, менә шундый юллар белән гаиләне тәрбияләгән кешеләр бу дөньяда ук җәзасын алалар, ачыграк әйтсәк, балаларын үстереп зур юлга чыгуын күрә алмыйлар.

 

Берәүдән «Нигә хәзер җиребездә олуг галимнәр, әдипләр, фикер ияләре җитешеп җитми? Чөнки без Зәйнулла Рәсүли, Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Кол Шәриф, Шәрәфетдин Мөслими һ.б. шундый олуг затларны тудыра алмыйбыз?» дип сораганнар, ул зат әйткән икән: «Адәмнәрнең тамаклары бозылгандыр. Менә шул авыру юк булганчы заман андый укымышлыларны күрмәс».

 

Хакыйкатән, тән алышуыбыз кирәк. Без балаларыбызның ашамлыкларны нинди юл белән өйгә алып килгәннәрен сорашмый башладык. Киресенчә, улым бик күп байлык таба дип горурланып куябыз. Вәхәленки, бу халәт аяти кәримәдә әйтелгәнчә, үз-үзебезне үтерүдән башка нәрсә түгел. Бәгъзе бер халәтләрне искә төшереп үтсәк, кайсыбер сәнәгать предприятиесе яки берәр оешма булсын, андагы хезмәткәрләр дәүләт тарафыннан тәгаенләнгән эш хакы өчен түгел, бәлки берәр нәрсә чәлдерү максатында эшлиләр. Никадәр хурлык. Әгәр шул юл белән баласын тәрбияләсә яки шул юл белән байлык арттырмакчы булса, баемау, бу эштән тәүбә итү хәерлерәк. Әлеге хыянәт Аллаһ каршында кылынган хыянәт бит ул.

 

Менә шушы җирдә югарыда зикер кылынган аяти кәримәне кабатлавыбыз, аның мәгънәви асылын аңлау ансат була. Бер-береңнең малларын, хакларын нәхак, батыйль юл белән җыймагыз. Бу эшләрегез белән үзләрегезне һәлакәткә алып баруга сәбәпче булмагыз. Яки ансатрак төшендерергә булсак, үзләрегез утырган ботакны үзегез чабасызмы? Димәк, хәләл кәсеп кылу, хәләлдән бала-чага карау, фарыз булып чыга. Менә шунда гына безнең илебездән һәрбер сферада имам Мәрҗаниләр чыгуы бик мөмкин.

 

Икенчедән, ашаудан алдан кулларны юу. Рәсүли Әкрам (с.) әйтә ки: «Ашаудан алдан кулларны юу фәкыйрьлектән сакласа, ашаганнан соң юу инсанны кече сәһү хаталардан арындыра. Чисталык иманнандыр. Иман исә үз иясе белән җәннәттә була», — дигән хәдиси шәрифтә.

 

Өченчедән, ашау вакытында өстәл янында матур гына утырып, торып киткәнчегә хәтле берничек тә ятмыйча яки янтаймыйча ризыклану тиешле. Пәйгамбәребез (с.) хәдис шәрифтә: «Әлбәттә, мин дә бер гади бәндәмен. Коллар кебек ашыйм вә коллар кебер утырам», — диде.

Дүртенчедән, тәмле аш икән, дип тамакка тыгылганча туеп ашау дә начар гадәт дип хисаплана. Чөнки карын нихәтле тулырак булса, шул кадәр адәмне ялкаулыкка этәрә: гыйбадәт өлкәсе булса да, дөнья эше булса да. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше тәгам өчен, бер өлеше сыеклык өчен вә янә бер өлеше һава өчен бүленергә тиеш. Шул кагыйдәгә гамәл кылучы кешеләрнең табибка мөрәҗәгать итүгә хаҗәтләре калмый.

 

Бишенчедән, гаилә әһелләре бергәләшеп ашаса сөннәткә муафыйк һәм бәрәкәтле була. Һәркем үз хәленә үз уена кереп ашаса, бу хәлләрнең ахыры яхшылыкка алып килми. Әнәс ибн Мәлик (р.) әйтә ки: Рәсүлүллаһ (с.) һич ялгыз ашамас иде. Шул мәгънәдә тагын бер хәдис шәрифтә: «Тәгамнең яхшысы күпчелек белән бүлешкәндә», — дип әйтелә.

 

Хәдис шәрифтә әйтелә: «Бәндә кардәшләре белән бүлешә торган нәрсәсе өчен хисап ителми».

 

Риваятьтә килгәнчә, өч нәрсәдән бәндә хисап ителми: рамазан вакытында кылган сәхәрләре, ифтарлары һәм кардәшләре белән бүлешкән нәрсәләре өчен.

 

Гали (р.) риваять итә: «Бер өлеш ризыкны кардәшләрем белән бүлешүем минем өчен бер кол азат итүдән мәгъкүлрәктер».

 

Кодси хәдистә әйтелә: «Кыямәт көнне Аллаһ тәгалә бәндәгә әйтер икән: «Әй адәм баласы! Мин ач калдым, Миңа ризык бирмәдең». Шунда бәндә: «Мин Сине ничек ашатыйм. Син бит галәмнең хуҗасы». — «Кардәшең ач калган иде, әгәр аны ашатсаң, Мине ашаткан булыр идең». Рәсүлүллаһ (с.) әйтүенчә: «Җәннәттә шундый гүзәл йортлар бар ки, эче тышына, тышы эченә күренеп тора. Алар мөләем сүзле, кунакчыл кешеләр һәм башкалар йоклаган вакытта төннәрдә намаз укучылар өчен хәзерләнеп куелалар».

 

Янә бер хәдистә: «Кем дә кем мөселман кардәшен туйганча ашатса, эчерсә, ул бәндәне Аллаһ тәгалә тәмугтан җиде хандак еракка алып куя. Ә һәрбер хандакның арасы бишйөз еллык юлдыр».

 

Без дә кунакчыллыкның фазыйләтләрен яхшы белеп кардәшләребезне күркәм мәҗлесләр белән шатландырсак икән.

 

Әлбәттә, мөселман кеше һәрбер эшне «бисмилләһи» белән башлаганы кебек, өстәлгә кул сузганчы ук «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип башлау кирәк. Уң кул белән ашау, телемнәрнең күләмен кечерәк кылу вә авыздагыны чәйнәп бетерми торып, савытка яңадан кул сузмау кирәк. Шулай ук ашыгып ашау күренеше утырдашларга начар күренеп кенә калмый, бәлки ашказаны эшчәнлеген дә кыенлаштыра.

 

Янә мөһим нәрсәләрдән бере тәгамне һичкайчан кимсетмәү, чөнки Пәйгамбәребез (с.) беркайчан да ашамлыкны гаепләмәс иде. Ашамлык күңеленә хуш булмаса, аны куя иде. Әмма ашамлык яхшы булмады яки бу ашамлыкны мин хуш күрмәдем кебек сүзләрне һич әйтмәс иде.

 

Икмәкнең өстенә нәрсә булса да кую да тыелган. Хәдис шәрифтә Рәсүлүллаһ (с.) әйтә ки: «Икмәкне хөрмәтләгез. Әлбәттә, Аллаһ тәгалә икмәкне күк бәрәкәтеннән нәзел кылган».

 

Ризыкны калдырмыйча ашап бетерү кулай, чөнки ашамлыкның кайсы өлешендә бәрәкәт барлыгы безгә мәгълүм түгел. Ашамлыкны кайнар хәлдә ашамау ләзем вә ашау дәвамында күп сыеклык эчмәү дә киңәш ителә. Чөнки ашказаны өчен кыенлык хасил булуы мөмкин.

 

Әлхәмдү лилләһи, диябез ки, халкыбыз өчен нәрсә хәләл, нәрсә хәрам икәне борыннан мәгълүм булган вә бүгенге тормышыбызда да мөселманнар авызыннан «хәләлне бир, Ходаем, хәрамнан Үзең саклагыл» кебек гыйбарәләр күп ишетелеп тора.

 

Сөекле Пәйгамбәребез (с.): «Кем кырык көн хәләл ашап, хәләлдән азыкланса, Аллаһ аның калебен мөнәввәр (нурлы) кыла вә йөрәгеннән хикмәт чишмәләре теленә чыга башлый (сөйләгән һәрбер сүзе хикмәтле була).»

 

Бер риваятьтә әйтелә ки, сәхабәи кирамнан Сәгъд ибн Әби Вәккас Рәсүли Әкрам (с.)нән үзләре хакында Аллаһ тәгаләдән дога кылуын сорап: «Минең догам кабул булсын өчен дога кылыгыз, йә Аллаһның Рәсүле», диде. Шунда Рәсүлүллаһ (с.) ул кешегә әйтте: «Телемнәр, ягъни ашый торган ашамлыгың хәләлдән булсын, шунда догаң шиксез кабул була».

 

Хәдис шәриф: «Кем ки Аллаһы хозурына тәкъвадар хәлендә барса, аңа Исламдагы һәммә әҗер савапны бирә».

 

«Дини тормышыгыздагы иң яхшы нәрсә тәкъвалектер».

 

«Кем ки хәләлне михнәтләр чигеп арып тапса, гөнаһлары кичерелгән хәлдә таң аттыра, Аллаһ тәгалә аннан разый була».

 

Хакыйкый мөселман камил булуы өчен хәләлгә теләк кылу бәрабәрендә хәрамнән качуы да зарур. Бу турыда кайбер хәдисләр китерәбез. Ибне Габбас пәйгамбәребез (с.)дән риваять кыла: «Бәйтелмакдиста (Кудс шәриф) Аллаһ тәгалә бер фәрештәне хас кылып куя ки, ул һәр көнне төндә: «Кем хәрамнән качмаса, аның нәфел гыйбадәте дә, фарыз гыйбадәте дә кабул кылынмый», дип аваз кылып торыр икән».

 

«Инсан тәнендә хәрамнән кунган ит өчен иң лаеклы урын — җәһәннәмдер».

 

«Берәү мал дөньясын кайдан вә кайсы юл белән тапканы турында фикер кылмаса, Аллаһ тәгалә дә аның кай юл белән тәмугка кереп калганына игътибар кылмый».

 

Йомгак ясап әйткәндә, без мөселманнар, димәк, һәр көнге тормышыбыз дәвамында «хәләл» кәлимәсенең асылына тирәнрәк игътибар бирүебез зарур була. Ягъни хәләл дип фәкать чиста нәрсәләргә әйтелми, бәлки ул малны нинди юл белән табылуы да мөһим урын тота. Хәрам сүзен дә әшәке нәрсәләр өчен түгел, бәлки малны кәсеп итү дәвамында булган нәрсәләргә дә игътибар итү кирәк.

 

Аллаһ тәгалә барчаларыбызны хәләлне теләүче, хәрамдан качучы бәндәләр сафына керүебезне мөйәссәр кылсын. Әмин.


Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»