|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2020 Медицина
Ухань лабораториясендәге фото бар дөньяда шау-шу куптардыКытай матбугатындагы архив фотосы очраклы рәвештә коронавирусны бар дөньяга таратучы — Кытай дигән гаепләүләрне тагы да көчәйтте. Бу фото АКШ президенты хакимиятенең матбугат хезмәтеннән дә зуррак роль уйнады. Соңгы арада дөньяның сәяси аренасында АКШ лидеры Дональд Трамп махсус булмаса да, ваемсызлык аркасында кытайлар COVID-19ны таратуга юл куйган дигән фикердә. (АКШ тарафыннан бу гаепләүләр Пекинда Вашингтон хәрбиләре вирус кертмәдеме икән? дигән шик белдерә башлагач, әйтелде). Америкада хәзер Кытай галимнәренең дөнья пандемиясенә катнашлыгы бармы, юкмы икәнен төгәл ачыкларга җыенуларын белдерделәр. Әгәр инде кытайлылар гаебе дәллиләнсә, Трамп аларга “мало не покажется” дип белдерде.
Шулай итеп, Кытай матбугатындагы саксыз урнаштырылган бер фото бомба шартлагандай нәтиҗәгә ия булды. Фотосы да әле аның ике ел элек төшерелгән. 2018 елда China Daily Уханьдәге вирусларны өйрәнүче гыйльми үзәк турында материал язып чыккан. Башлыча 1,5 штаммнар өлгеләре саклагычы хакында сүз барган. Материал астында фото да урнаштырылган: лаборант кыз пробиркалар тутырылган туңдыргыч камерасын ача.
Ике ел элек берсе дә фотодагы сәер бер хәлгә игътибар итмәгән: туңдыргыч ишеге периметры буенча ябыштырыла торган махсус резинка (ул камераның герметиклыгын тәэмин итә) купкан һәм менә-менә килеп төшәргә тора. Кемдер тарафыннан чокып чыгарылган һәм челтәргә куелган бу фото җәнҗал кубуга сәбәпче булды.
“Минем аш-су бүлмәсендәге суыткыч резинкасы яхшырак хәлдә!” — дип яза инглизләр.
Туңдыргычның купкан резинкасы минус температураларында вирус өлгеләренең саклануы хәвефсезлегенә йогынты ясый аламы — бу сорау галимнәргә. Әмма гади интернет-кулланучылар коронавирус эпидемиясе килеп тууда Кытай “гаебен” үзләренчә шул рәвешле дәлилләгән. Мондый тәртипсезлек (суыткычның купкан резинкасы да шул хакта сөйли) вирусның лабораториядән чыгуына сәбәпче булырга мөмкин, дигән фикердә социаль челтәрләр кулланучылары.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: mk.ru
Фото: China Daily
--- |
Иң күп укылган
|