|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2020 Әдәбият
Балаларга китап сайлау буенча киңәшләрБалагызга укыр өчен иң шәп әкият китабы эзлисезме? Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева сезгә ярдәмгә килер. Ул әкият китапларының берничәсенә күзәтү ясый, бала белән бергәләп укырга өйрәтә. "Балаларга кечкенәдән әкиятләр уку файдалы. Ләкин әкият балага кызыклы булсын өчен, баланың яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. 1-2 яшьлек балаларга укыр өчен кыска, гади, кабатланучы сүзләрдән торган әкиятләр сайлау мөһим. Мәсәлән, урыс халык әкияте "Шалкан", татар халык әкияте "Кәҗә бәтиләре белән бүре", "Йомры икмәк". Бу әкиятләрдә сүзләр кабатлана, бала шуны үзе дә кабатлап йөри башлый. Шулай ук А. Алиш әкиятләре балалар өчен бик җиңел аңлашыла һәм кабул ителә ". Бу - Айсылу Галиева биргән киңәшләрнең бер өлеше генә.
Нинди китап сайларга, ул китапны ничек бала өчен файдалы итеп укырга, барысын да әлеге видеоны карап, белергә мөмкин.
Татарстан китап нәшрияты сайтында сез балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә кызыклы һәм файдалы китапларга заказ бирә аласыз. Аудиокитаплар бүлегенә кереп, яраткан әсәрегезне бушлай тыңларга да мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|