|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2020 Мәгариф
Казан мәктәпләре биш көнлек укуга күчәргә мөмкинКазан мэры Илсур Метшин киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга кушты. Ул әлеге йөкләмәне шәһәр Башкарма комитетында узган мәктәп директорлары белән узган киңәшмәдә бирде. Казан укучылары дистанцион режимда укуларын 6 апрельдән башладылар. Күп кенә мәктәпләр өчен дистанцион укыту "бушлай" һәм бер сменада уку мөмкинлеге тудырды, дип яза www.kzn.ru.
"Дәресләрне һәм хәзерге вәзгыятьнең барлык уңай якларын алырга кирәк. Без биш көнлек турында күптән хыялландык. Үзебездә булган тәҗрибә белән бергә, барлык норматив актларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн-укытуны берләштерә алабыз", - диде мэр.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казанда биш көнлек уку атнасын кертү тәҗрибәсе бар инде. Мәсәлән, 121 нче лицейда башлангыч сыйныфлар бу форматка 2019 елның 1 сентябреннән күчте.
Фото: пиксабай.
--- |
Иң күп укылган
|