поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.07.2010 Мәгариф

ТАТАР ТЕЛЕ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ УЛ

Сабый бала дөньяга килгәч, мәрхәмәтле әнкәсеннән ярату сүзләрен генә ишетеп үсә. Нәкъ менә шул чорда аның чын мөселман баласы икәнлеге тагын да тирәнрәк аңына үтеп керә, һәм шулай яңа кеше, яңа шәхес формалаша башлый.

Без үскәндә өлкәннәр кайсыбер кеше турында: «Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми шул», – дип әйтеп куялар иде. Шушы мәкальдә әйтелгән акыллы сүзләрне үзең балалар тудырып үстергәндә ныграк аңлыйсың икән. Чөнки иң беренче тәрбияне балага гаилә бирә. Шушы ук хәл балалар бакчасында да дәвам итәргә тиеш. Аннан соң балалар үсеп, мәктәпкә беренче сыйныфка укырга килгәч, тиешле югарылыкта белем бирерлек укытучылар булса, ана телебез, матур традицияләребез, сәнгатебез югалмый, онытылмый ул. Ләкин, ни кызганыч, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленә бүленеп биреләсе сәгатьләр көннән-көн кими бара, әлифба да хәзер бары тик икенче сыйныфтан гына укытыла.

 

Менә шушындый аянычлы хәлгә кем гаепле соң?! Камышлы укытучылары бу хакта ни әйтерләр икән?!

 

– Мәктәпләрдә татар телен укыту елдан-ел кыскартыла. Әлбәттә, бу шатлыклы хәл түгел. Без ни эшләргә дә белмибез. Хәзер татар теле белән әдәбиятны укыту өчен атнасына бер сәгать кенә бирелә бит. Бергә җыеп әйткәндә, бу аена дүрт, елына утыз дүрт сәгать кенә була. Ә инглиз теле, ана теле белән чагыштырганда күпкә күбрәк – атнасына өч мәртәбә укытыла. Дөрес, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кергәндә инглиз теле дә бик кирәк, анысын да аңлыйбыз без. Ә шулай да телләр арасында барьер булуын күрүе бик авыр.

 

Менә шул татар теленә бирелгән бер сәгатьне урталай бүлеп тормас өчен, бер атнада татар телен, икенчесендә – әдәбият дәресен укытырга мәҗбүрбез дә инде, – дип сөйләде Камышлы авылының унберьеллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тамара Фәнзел кызы Хисмәтова. – Сәгатьләр аз булса да, балалар татар телен бик яратып укыйлар. Без төрле олимпиадаларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулау бәхетенә дә ирешәбез әле. Быел Самара шәһәрендә үткәрелгән чарада шигырь сөйләп, Айгөл Махметова белән Алмаз Зияков Мактау кәгазь белән бүләкләнделәр. Мәктәбебездә төрле милләт балалары укыса да, алар урамда каңгырап йөрмиләр, татар теле һәм әдәбияты дәресенә кереп, укытучыны рәхәтләнеп тыңлап утыралар. Алар арасында матур итеп татарча шигырь сөйләүчеләр дә бар.

 

Агымдагы елда Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Язучылар берлеге, Казан Дәүләт гуманитар педагогия университеты бергәләшеп оештырган «Илһамлы каләм» конкурсында үзе иҗат иткән шигырьләрен укып, унынчы сыйныф укучысы Ләйлә Шәйдуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бөтен мәктәп коллективыбыз өчен бик сөенечле хәл булды. Моннан тыш, укучыларыбыз татар сәнгатенә, иҗатка гашыйклар. Ранил Шәкүров Самара шәһәрендә үткәрелгән фестивальдә тальян гармунында уйнап, мактауга лаек булса, ике бертуган Нәргизә белән Илмира Гусамовалар, Рамина Галиуллина татар халык биюләрен яратып башкаралар. Илназ Кәримов, Рәлиф Хәлимов, Гүзәл Мингатинова татар шигъриятенә гашыйклар.

 

– Балалар арасында милләтчелек сизелмиме соң?

 

– Шушы мәктәптә утыз елга якын эшләп, сыйныф җитәкчесе буларак та әйтә алам, шөкер, әлегә андый хәлне күргәнем юк. Укучылар арасында бер-берсен ихтирам итү, төрле халыкларның традицияләрен хөрмәтләү – табигый күренеш. Алар барысы да үзара дус, тату яшиләр, урысча да, татарча да аралашалар.

 

Без ел саен 10 ноябрьдә «Толерантлык көне» дип аталган махсус чара үткәрәбез. Шушы чараның төп нигезе – җир йөзендә халыкара дуслыкны, бердәмлекне булдыру һәм ныгыту.

 

Әдәбият дәресләрендә укучылар милләт язмышын яктырткан әсәрләрне яратып укыйлар. Күптән түгел гасырлар илчесе булган бөек шәхес, хөрмәтле язучыбыз Гаяз Исхакыйның «Ул өйләнмәгән әле» дип аталган әсәрен бергә укып чыктык. Анда татар ир-егете Шәмси белән урыс кызы Анна язмышы тасвирлана. Аларның өч балалары булса да, берсе мәчеткә, икенчесе чиркәүгә бара алмыйча йөриләр.

 

Шушы әсәрне укып чыккач, мин укучыларыма: «Гаилә корыр өчен үз милләт кешең булырга тиешлеме яки ярату да җитәме?» – дип сорау бирдем. Алар: «Ярату гына җитми, гаилә корганда динне, гореф-гадәтләрне дә искә алырга кирәк, – дип җавап бирделәр. – Әгәр яратышып, бер-береңне аңлап яшәсәң, куркыныч түгел», – дип тә өстәделәр. Мин яңадан: «Балалар туган очракта ни эшләргә?» – дигән сорауны биргәч, беркем дә эндәшмәде. Менә шушы актуаль темага язылган әсәрләр унынчы, унберенче сыйныф укучыларын уйланып калырга мәҗбүр итә дә инде.

 

Тагын бер мисал китереп үтәсем килә. Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» дип аталган әсәрендә, балалары зур уку йортларын тәмамлап, зыялы кешеләр булсалар да, әнкәләре Ак әбине авылга алып кайтып татар зиратында җирләмиләр. Укучылар шунда: «Ак әбине авылга алып кайтып, мөселман халкының йолаларын үтәп, ислам дине кушканча әниләрен әтиләре янына җирләмәүләре бер дә дөрес түгел», – дип үз фикерләре белән уртаклаштылар. Минемчә, шушы әсәрләрнең дәреслеккә кертелүе бик тә кирәкле һәм урынлы.

 

– Мәктәпләрдә татарча китаплар җитәрлекме соң?

 

– Тугызынчы сыйныфка җитми иде. Татарстанның безгә күрше Нурлат шәһәренең мәгариф бүлегенә рәхмәт – үтенечемне кире какмадылар. Алар татарча китаплар бирергә вәгъдә иткәч, әти-әниләр аларны үзләре алып кайтып, мәктәп китапханәсенә тапшырдылар. Чөнки һәркем бездә балалары татар телен өйрәнеп үссен өчен тырыша.

 

Тамара ханым белән булып узган шушы әңгәмәдән соң башыма төрле уйлар килде. Ана телен кем саклый соң бездә? Билгеле, ана телебезне саклауда мәктәп укытучыларының өлеше зурдан. Чөнки татар теле һәм әдәбиятында ата-бабаларыбызның тарихы, милләт язмышы чагыла. Гомергә татар хатын-кызлары милләт анасы булып саналганнар бит. Шушы аналар тудырып үстергән мәшһүр татар әдипләребезнең гасырлар аша чынбарлыкны, тормышны, яшәешне күзаллап, язып калдырган әсәрләре әле бүген дә актуальлекләрен югалтмыйлар, халкыбызга хезмәт итәләр. Ул әсәрләр балаларыбызны уйланырга мәҗбүр итәләр икән, димәк, алар беркайчан да мәгънәви серләрен югалтмаячаклар, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә үзләренең өлешен кертәчәкләр. Шуның өчен безгә беркайчан да мәктәпләребездә татар теле дәресләрен укытуны туктатырга ярамый, аны һәрчак якларга һәм сакларга кирәк. Чөнки татар халкының үткән бөек тарихы, бүгенгесе, киләчәге, матур сөйләме һәм эчке дөньясы шушы телдә саклана, шушы тел аша аң-зиһенгә үтеп керә. «Тел ул – милләт язмышы», – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

 

 

Камышлы районы, Камышлы авылы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»