поиск новостей
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
Архив
 
14.04.2020 Язмыш

"Шушы вакыйга минем өчен гомерлек дәрес булды"

“Шамил” мәчете имам-хатыйбыАллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән һәм ризалыгыннан ерак итә торган һәм кешене ике дөнья бәхетсезлегенә этәрә торган иң тискәре һәм җирәнгеч ике сыйфатны аңлату өчен, сүзне Корбан исемле кешегә тапшырабыз.

– Мин – Дагыстан егете, исемем Корбан була. Медицина университетын тәмамлагач, татар кызына өйләнеп, Татарстанда калдым һәм гомер буе монда яшәдем. Табиб хезмәтен башкардым, хәзерге вакытта лаеклы ялда оныкларым белән сөенеп яшим. Тормышымда үзем өчен бик гыйбрәтле һәм гомер буе үзем өчен тормыш маягы булган ике вакыйга булды, шулар белән уртаклашам.
 
Беренче вакыйга. Әйткәнемчә, мин Дагыстанның Гунибск районы Бухты авылында туып үстем. 1960 еллар. Миңа якынча 10-11 яшьләр тирәсе. Әти колхозда эшли иде. Мин кайчак аңа ияреп барып, үземчә булыша идем. Көннәрдән бер көнне иртән иртүк колхоз рәисе бөтен эшчеләрне җыйды да кайберәүләрне бастырып күтәренке тавыш белән сүгә башлады. Чират Мәрьям исемле тол хатынга, үзе генә биш бала үстерүче анага җитте. Колхоз рәисе дөньядагы иң түбән кабахәт сүзләрне кулланып, бөтенесе каршында Мәрьямне кимсетә башлады. Ялгыз ана, сабырлыгы бетеп, мөлдерәмә яшьләрен агызды: “Аллаһыдан курык. Нахакка кеше рәнҗетмә”, – диде. “Кайда синең Аллаһың?! Күрсәт миңа! Мин аны хәзер аяк астына салып таптаячакмын!” – дип кычкырды рәис.
 
Җыелыш бетеп берничә сәгать узгач, фермада булган иң зур нәсел үгезләренең берсе ычкынып, ишегалдында йөрүче Сабирны, ягъни колхоз рәисен сөзеп таптады. Хушын җуйган, умыртка сөякләре сынган ирне хастаханәгә алып киттеләр. Шушы хәлдән соң өч айга якын Сабир колхозда күренмәде, дәваланды. Аннан соң янә эшен дәвам итте. Ләкин шушы вакыйгадан соң ул бүтән беркемне дә рәнҗетмәс булды, гаепле кеше кебек башын аска иеп йөри башлады.
 
Икенче вакыйга үземә бәйле. Хирург буларак, үз гомеремдә бик күп операцияләр ясарга туры килде. Кечкенәдән үк әти-әнидән дин тәрбиясе алганга, бөтен операцияләрне Аллаһыга ялварып догадан башлый идем. Биш-ун минут догалар укымый торып, эшемне башламыйм, операция беткәннән соң да, авыруның тиз арада аякка басуын ялварып, догалар кыла идем. Башкарган бер операциям дә тискәре һәм күңелсез тәмамланмады. Миндә дәваланып савыккан кешеләр минем хакта яхшы сүз сөйләп, даным көннән-көн арта барды. Күп кеше миндә операция ясатыр өчен хәтта чират көтә иде. Шулай булуга карамастан, минем тәҗрибәдә иманымны арттырып Аллаһыга булган мөнәсәбәтемне ныгытучы һәм масаюдан коткаручы бер хәл булды.
 
Көннәрнең берендә хастаханәгә авыр хәлдәге бер кешене алып килделәр. Аңа тиз арада операция ясарга кирәк иде. “Бу эшне синнән дә әйбәтрәк башкаручы кеше юк”, – дигән булып, миңа тапшырдылар. Һәм мин дога да кыла алмыйча эшкә керештем. Операция элек башкарылганнарына караганда тагын да әйбәтрәк барды. Эш вакытында бер тамчы кан тамызмыйча диярлек тәмамланды. Бөтен иптәшләрем аягүрә басып кул чабып: “Син чыннан да алтын куллы”, – дип тәбрикләделәр һәм мактадылар. Шуннан соң эчемдә үзем белән горурлану һәм мактану хисе барлыкка килде. Ләкин икенче көнгә әлеге авыруның хәле кинәт авырайды. Шуннан соң аның яшәве өчен өч ай көрәштем, укымаган догам калмады. Исән-имин аякка басуын теләп догалар кылып, төннәрне йокысыз үткәрергә дә туры килде. Чөнки әлеге кеше үлеп китсә, миңа төрмә яный иде.
 
Шушы вакыйга минем өчен гомерлек дәрес булды. Шуннан соң, кем генә килеп мине мактаса да: “Мактамагыз, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булмаса, берни эшли алмыйм. Эшләрне башкаручы – Аллаһ Үзе. Мин исә аның кулында бер корал гына. Шуңа күрә бөтен мактау һәм рәхмәт бер Аллаһның Үзенә тиеш. Моңа бөтен җаным, тәнем белән ышанам һәм минем иманыма беркем шик кертә алмаячак”, – дип әйтә идем.
 
Тормышымда күргән хәлләргә таянып һәм нәтиҗә ясап шундый фикергә килдем: Аллаһы Тәгалә тәкәбберлекне, үзеңне башкалардан өстен куюны һәм масаеп мактануны сөйми. Дөресен әйткәндә, андый кешеләрне беребез дә яратмый. Шулай булгач, әлеге җирәнгеч сыйфатлардан йөрәгебезне пакьларга тырышыйк. Әтинең сөйләгәне искә төште. Шайтаннарның җитәкчесе булган Иблис, тәкәбберлеге сәбәпле үзен Адәм галәйһиссәламнән өстен кую нәтиҗәсендә, фәрештәлек баскычында басып торган хәлдә түбән дәрәҗәгә төшә. Бозыклыкның тере үрнәге булган Фиргавен дә “Мин!” дип тәкәбберләнеп, гаскәре белән бергә диңгездә һәлак була. Ягъни тәкәбберлекнең өч җимеше – Аллаһ тарафыннан газаплану.

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы