|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2020 Мәдәният
Чиратта - Алинә Шәрипҗанова! Онлайн концертка рәхим итегезКазан филармониясе оештырган онлайн-концертлар дәвам итә. Бүген яраткан тамашачылар өчен Алинә Шәрипҗанова концерт оештыра. Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова үзенең Инстаграм аккаунтында туры эфирда концерт уздырачак. Концертта җырчының яраткан җырлары белән беррәттән, төрле кинофильмнардан да таныш җырлар яңгыраячак. Үзегез дә кушылып җырлый аласыз. Шулай ук Космонавтика һәм авиация көненә багышланган җыр да яңгырар дип көтелә. Бүген, 16.00дә виртуаль концерт залына чакырабыз https://www.instagram.com/alinasharipjanova/ . Барыгызга да урыннар җитә, читтә калмагыз!
--- |
Иң күп укылган
|