|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2020 Мәдәният
Театрның алтын фондыннан. Тинчурин театры архив спектакльләрен күрсәтәТамашачы хәтерендә сакланган, тарихта уелып калган спектакльләр күп була. "Тагын бер генә карар идем", дип искә ала шундый спектакльләрне тамашачы. Нәкъ шул теләкләрне истә тотып, Кәрим Тинчурин театры архив спектакльләрен видеоязмада карарга тәкъдим итә. Спектакльләрне театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. "Американ", "Бер тамчы ярату", "Өченче бүлмәдә эт яши", "Мәхәббәт чишмәсе", "Йосыф-Зөләйха" спектакльләре инде тамашачыга тәкъдим ителде. Спектакльләр бушлай күрсәтелә. Биредә архив спектакльләрнең видеоязмалары белән беррәттән, театр, артистлар тормышына бәйле төрле чараларның видеоларын да карый аласыз. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Кәрим Тинчурин театрының YouTube каналына язылыгыз һәм яңалыкларны иң беренчеләрдән булып белегез https://www.youtube.com/channel/UCikhPwuIIZMIfpW_M2dCDvg.
--- |
Иң күп укылган
|