|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев: "Концертлар булачак, бары тик вакытлары гына күчерелә"Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, барлык җырчылар да концертларын туктатып торырга мәҗбүр. Фирдүс Тямаев та планлаштырган концертларын үткәрә алмый. Шул сәбәпле, җырчыга тамашачылардан бик күп сораулар килә. Концертлар булачакмы? Билетларны тапшырыргамы? Шул ук билетлар белән керергә буламы? Барлык сорауларга да Фирдүс үзе ачыклык кертте. "Без концертларны туктатып торырга мәҗбүр. Ләкин алар булмый калмаячак, без аларны күчерәбез генә. Карантинның кайчан бетәсен төрлечә фаразлыйлар, шуңа күрә кайсы вакытка күчереләсен үзебез дә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Киләчәктә концертларга шул ук билетлар белән керергә мөмкин булачак. Концертлар барыбер була, май аенда булмаса - июльдә, анда да булмаса, сентябрьдә куярбыз, борчылмагыз", -ди җырчы.
Ә кем концертка бара алмый, билетларны кире кассага тапшыра алачак. Тамашачыларның карантин вакытында төшкән кәефләрен концертларында йөз процентка күтәрергә вәгъдә итә Фирдүс Тямаев.
--- |
Иң күп укылган
|