|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2010 Ир белән хатын
ИР БИРМӘК – ҖАН БИРМӘКБеркөн “ТНВ” каналында “Кара-каршы” тапшыруында сүз күпхатынлык турында барды. Кемнең нәрсә сөйләгәненә бәя биреп тормыйм, әмма тормышта шунысы бәхәссез: бер генә хатын-кызның да сөеп, яратып кияүгә чыккан газиз ирен башкалар белән бүлешәсе килми. Юкка гына татар халкында “Ир бирмәк – җан бирмәк” дигән канатлы әйтем барлыкка килмәгән. Бит һәр кыз кече яшьтән үк әкияти сөю, чибәр булдыклы егеткә кияүгә чыгу, шул ирнең бердәнбер сөекле хатыны булып яшәү турында хыяллана. Кәләшләрнең ап-ак туй күлмәге дә шул гомерлек хыялларын чагылдырадыр, минемчә. Күпхатынлык ул теләсә кемнең кулыннан килә торган гамәл түгел. Элекке заманнарда да бик бай кешеләр генә ике яисә өч хатынга өйләнә алган. Билгеле, мәхәббәт белән өйләнү булмаган инде алар, кызларны мәҗбүриләгәннәр. Икенче-өченче хатын булып, яратмаган ир белән гомер итү бик җиңел булмагандыр аларга. Дөрес, хәзерге заманда беркемне дә мәҗбүриләп кияүгә бирә алмаячаклар, кызлар үзләре риза булсалар гына инде. Әмма икенче хатынлыкка ризалашкан очракта да, ике хатынның бер түбә астында яши алуы икеле.
Тагын шунысы: ул кануннан бары тик акчалы кешеләр генә файдалана алачак. Әлеге канун бер хатыны белән бер-ике баласына да тиешле яшәү шартлары тудыра алмаган, күпчелекне тәшкил иткән гади эшче ир халкының канын кыздырачак.
Әйе, безнең илдә хатын-кызларның саны ирләргә караганда күбрәк, әмма “артык” хатын-кызларны бәхетле итәбез дип, шул ук күләмдәге гаиләле хатын-кызларның бәхетен тартып алу килешер микән?! Тегеләре дә, болары да ярым-йорты гына бәхетле булачак бит. Аннан болай гаиләдәге балалар турында да онытырга ярамый, аларның да әтиләрен бүлешәсе килмәстер.
Хәер, күпхатынлык турындагы канун кабул ителмәсә дә, берничә хатын белән яшәүчеләр җитәрлек бездә. Аларның икенче-өченче хатыннары “сөяркә” дигән исемнәре белән генә аерылып тора. Аерым йортларда, фатирларда яши алар, никахсыз ирләреннән матди ярдәм алып торалар. Балаларының әтисе итеп шул никахсыз ирләрен яздырырга да мөмкиннәр. Дөрес, никахсыз ирләрнең мондый гаиләләрен ташлап китүләре дә ихтимал, ә аларга бернинди дә дәгъва белдереп булмаячак. Шуңа күрә дә, күпхатынлык турында канун булмаса булмасын, ә менә сөяркә роленә кереп хатын булып яшәүчеләрнең хокукын яклау турындагы ниндидер канун булырга тиештер. Ягъни икенче бер хатын-кыз белән җитди мөнәсәбәтләргә керергә риза булган гаиләле ир, рәсми булмаган яңа гаиләне дә матди яктан тәэмин итүне үз өстенә алуы, туган балаларга ата булудан баш тартмавы турындагы документка кул куярга тиеш. Бу очракта ир кешенең үз гаиләсе дә сакланып калачак, икенче рәсми булмаган гаилә дә зыян күрмәячәк. Билгеле, никахлы хатынның әлеге хәл белән килешүе, ире гамәленә каршы килмәве шарт. Югыйсә бу вакыйга уңаеннан шау-шу куптару ике гаиләнең берсенә дә бәхет китермәячәк.
Гомумән, күпхатынлылык турындагы канун кабул итү четерекле мәсьәлә. Минем уйлавымча, безнең ил әлегә моңа әзер түгел. Ашыкмый торыйк, җәмәгать.
Җәүдәт ХАРИСОВ |
Иң күп укылган
|