Ильяс Халиков бәләкәй чакта 1996-1997 еллар... #ильясхаликов #яшьталалантлар #настальгия #
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2020 Мәдәният
Ильяс Халиков: "Монда мин - җиденче класс баласы". Җырчыдан балачак ВИДЕОсыТалантлы кеше кечкенәдән үз сәләтен үстерү өстендә эшләгәндә, зур уңышларга ирешергә мөмкин. “Мөнбәр” татар-дини театрын оештырган, мөнәҗәтләр, нәшидләр башкаручы җырчы Ильяс Халиков та бала чагыннан ук җыр-моңга битараф булмаган. Кечкенәдән үк сәнгать дөньясында кайнаган, төрле конкурсларда катнашкан. Тамашачылар игътибарына ул гаилә архивында сакланган бер видеосын тәкъдим итә. Әлеге видеоязма 1997 елда төшерелгән. Монда Ильяс Халиков Мамадыш район мәдәният йорты сәхнәсендә, конкурста чыгыш ясый. Иң мөһиме - үзлегеннән өйрәнеп, район сәхнәсендә чыгыш ясый алган. "Кызык мизгелләр, кызык вакытлар", - дип искә ала Ильяс үзе әлеге мизгелләрне.
--- |
Иң күп укылган
|