|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2020 Киңәш-табыш
Фундаментка бетон сайлау буенча "Ханский дом"нан киңәшләрЙорт салуда иң мөһим этапларның берсе – ныклы нигез булдырудыр, мөгаен. Ә моның өчен нинди материаллар һәм технологияләр кулланырга кирәклеген “Ханский дом” компаниясе аңлатып бирә. Фундамент булдыру өчен бетон сайлаганда, берничә параметрны исәпкә алырга кирәк. Иң элек, фундаментка басым ясаячак корылманың массасын исәпләү мөһим. Фундамент төрен, шулай ук йортның архитектура үзенчәлекләрен ачыкларга кирәк булачак. Төзеләчәк йортның гомуми авырлыгын билгеләү, сез күз алдына китергән кадәр үк кыен түгел. Әгәр дә сез зур булмаган каркаслы дача йорты төзесәгез, йөкләнеш зур булмаячак. Димәк, фундаментны түбән маркалы катнашмадан, мәсәлән, М200 маркасыннан ясарга мөмкин. Кирпеч яки таш йортлар төзегәндә М350 бетоны туры килә.
Участокта грунт нинди токымнан торуы да зур әһәмияткә ия. Әгәр дә ул кыя яки комлы токымнардан булса, М200 бетон катнашмасы да ярый. Төзүчеләр, гадәттә, балчыклы һәм башка шундый җирләр белән очрашканда, М300 бетонын кулланалар. Чөнки аның салкынга чыдамлыгы F200 параметрына туры килә, ә су үткәрүчәнлеге W8 гә тигез. М250 маркалы бетон өчен мондый параметрлар, якынча, ике тапкырга начаррак булачак. Әлеге бетоннан фундаментлар нык, ышанычлы һәм грунт суларыннан яхшы сакланган.
Фундаментның төрен исәпкә алу да бик мөһим. Йорт астында подвал, җир асты гаражы яки башка бина булачакмы - белергә кирәк. Мондый очракта, беренче урынга бетон катнашманың суүткәргеч характеристикасы чыга. W16-M550 маркалы бетон кулланырга мөмкин, әмма М350 белән дә чикләнергә ярый. Моннан да түбәнрәк маркаларны мондый очракларда кулланмыйлар. Фундамент салу үзенчәлекләре турында күбрәк сез биредә укый аласыз.
Йортның нигезе нык булса – өең дә ныклы була. Шуның өчен дә, фундамент салу кебек мөһим эшне үз эшенең осталары башкарса, яхшырактыр. “Ханский дом” компаниясе сезгә һәрчак ярдәмгә килергә әзер.
--- |
Иң күп укылган
|