поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.07.2010 Милләт

МӨРӘҖӘГАТЬ

Россиянең истәлекле даталары исемлегенә яңа истәлекле датаны – Россиянең хәзерге территориясендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көнне кертү турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе С.М. Мироновка, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Б.В. Грызловка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы МӨРӘҖӘГАТЕ.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы 2010 елның 21 маенда «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон кабул итте. Анда яңа истәлекле дата – Русьны Чукындыру Көне гамәлгә куела. Бу көн Россиядә ел саен 28 июльдә билгеләп үтеләчәк.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, кабул ителгән бу Законны хуплап, Россиянең тарихи яктан күп динле һәм күпмилләтле дәүләт буларак төзелүенә игътибар итә. Россиядә күп динлелек ерак гасырлардан килә. Бу тарихи тәҗрибә уникаль һәм гыйбрәтле, чөнки ул төрле диннәр арасында бүгенге Россиянең уңай чынбарлыгына әверелгән тотрыклы дуслык булдыруга ярдәм итә.

 

Россия җәмгыятендә диннәрне тергезү илдәге рухи яңарышның бер өлешенә әверелгән хәзерге шартларда тарихи нигезләнгән бу модель тулы канлы конфессиональ сәясәт булдыру өчен зур әһәмияткә ия. Монда Россиядәге традицион дини конфессия вәкилләренең дәүләт тарафыннан үзләренә карата бертигез мөнәсәбәт тоюлары мөһим.

 

Россиядә Ислам, күпгасырлы тарихка ия булып, илебездәге халыкларның рухи тормышында әһәмиятле роль уйнады. Ул, күбесенчә Идел буенда, Кавказда һәм Көнбатыш Себердә таралып, тамыр җәюнең һәм үсүнең төрле этапларын үтте.

 

Заманында хәзерге Россиянең Идел һәм Урал буйларындагы зур җирләрне биләгән Идел буе Болгар дәүләте Исламны дәүләт дине буларак рәсми рәвештә 922 елның 21 маенда (иске стиль белән 16 маенда) кабул иткән. Күренекле гарәп географы һәм сәяхәтчесе Әхмәт ибн Фадлан Багдад илчелеге белән бергә Идел буе Болгарында булганнан соң X гасырның шушы истәлекле вакыйгасын тасвирлап калдырган, әлеге вакыйга Идел буе Болгар дәүләтен дипломатик тануда төп рольне уйный һәм аның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә көчле этәргеч бирә. Алга таба Россиянең бөтен төбәкләрендә Ислам гомумкешелек кыйммәтләренең нигезен тәшкил итә. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, Россия мөселманнары гомумроссия мәдәнияте үсешенә үзләренең лаеклы өлешен кертәләр һәм иң авыр чорларда да дини каршылыкның түгел, ә диннәр арасындагы хезмәттәшлекнең һәм үзара рухи баюның уртак илдәге төрле халыкларның бергә яшәве өчен бердәнбер ихтимал шарт икәнлеген яхшы аңлыйлар.

 

Бүген күпмилләтле илебезнең 20 миллионлы мөселман җәмгыяте гомуми Ватаныбыз хакына актив хезмәт итә һәм Россия үсешенең төп юлын билгели торган гамәлләрне уңай кабул итә.

 

2005 елда Россия Федерациясе Ислам Конференциясе Оешмасында күзәтүче ил буларак үзенең даими урынын алды, мөселман илләре белән даими актив аралашып яши. Россиянең истәлекле даталары исемлегенә яңа истәлекле датаны – 21 май (иске стиль белән 16 май) көнен –Россиянең хәзерге территориясендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көнне кертү, Русьны Чукындыру Көне кебек үк, һичшиксез, илдә киләчәктә дә күп динлелек үсешенә һәм Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгытуга ярдәм итәр иде.

 

9 июнь 2010 ел


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»