поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.04.2020 Ана теле

Тел кануннарын – сөйләмебезгә. Сөйләм дә “законлы” була мыни?!

Сөйләмебез нәзәриясен (сөйләмиятне) өйрәтү максатында Матбугат.руда (“Ана теле” сәхифәсендә) дүрт ел буена бирелгән 125 язмадан торган тәлгәшнең йомгаклау сүзендә болай дигән идек: “Сөйләмебезне камилләштерү өчен нәзәри белемне гамәли көндәлек күнегүләрне даими дәвам иттереп беркетергә кирәктер.

Мәгълүм ки, газиз телебезнең яшәешен тәэмин итә торган төп кануннары (законнары) бар, шулар төгәл үтәлгәндә генә сөйләмебез камил була ала”.
   
Күнегүләргә керешкәнче аларның нәзәри нигезенең кайбер “кирпечләрен” хәтергә төшерик әле.
   
Тел һәм хокук, тел һәм закон. Бер уйлаганда, болар шулай бергә йөрерлек, аерылмас  төшенчә-күренешләрме? “Тел турында закон” дигән гыйбарә үзе үк сәер, гайре табигый түгелме? Әйтик, минем, синең ничек (нинди телдә) уйлавыбызда, ничек сөйләшүебездә кемнең нинди эше бар – нәрсә ашавым, ничек киенүем, нинди китап укуым законлаштырылмый лабаса. Тели икән, кеше көне буена бер сүз дә әйтми, кәефе кырыла икән, үзенә-үзе әдәпсез сүгенеп куя яисә татарча дәшкәнгә урысча җавап бирә. Болар өчен аны беркем җавапка тарттыра алмый. Чөнки фикерләү коралы, фикерне белдерү чарасы буларак тел,– беренче чиратта, ана теле,– иң башта аның шәхси үзенең “милке”. Үз тән әгъзәләре, холкый сыйфатлары, нәсел чалымнары, өн-тавыш-интонациясе кебек үк. Бу турыда без бит татар теленең күренекле белгече Гыйбадулла Алпаров язганча: “Тел – ул, һәркемнең үзе белән бергә үсеп, бергә яши торган аерылмас бер сыйфаты. Тик безгә һәртөрле авазлар, сүзләр, җөмләләр рәвешендә атадан балага, буыннан-буынга күчеп килә”, дип уйларга күнеккәнбез.
   
Чыннан да, бар бит дөньяда бала чактан ук ана телендә сөйләшә башлап, гомер буена аннан  аерылмыйча, аңа карата бернинди “проблемасыз” тормыш кичергән бәхетле кешеләр – өйдә күнеккән туган теле аңарга урамда да, мәктәптә, югары уку йортында да, эшендә, рәсми оешмаларда да ярый, хокук даулауларның, закон-кагыйдә ятлауның кирәге юк.
   
Тик болай күзаллау, чыннан да, бер караганда, анда да кешене көндәлек яшәү мохитеннән бөтенләй аерып караганда гына мөмкиндер, чын тормышта андый “бәхетлеләр” була калса да, бик тә сирәктер; үз кабыгыннан, үз оясыннан чыгуга ук адәм баласы хәтта теленә (сөйләменә) карата да “норма”, “кагыйдә”, “закон” төшенчәләренә юлыга башлый. Алай гынамы, кешенең иң шәхси, хосусый милке саналган әйберләре арасында телгә (сөйләмгә), киресенчә, иң уртак, иң гомуми дип карарга күнегелә. Яшәү барышында телнең  чыннан да иҗтимагый күренеш икәненә күнегә барасың. Иң әүвәл ул башкалар белән аралашу өчен барлыкка килгән уртак (гомуми) корал-чара.
   
Кыскасы, тулаем алганда, бүген безнең җәмгыятьтә телнең  нәкъ менә иҗтимагый әһәмиятен өстенрәк куеп аңлау аның шәхси ихтыяҗ өчен кирәклеген аңлауга караганда көчлерәк. Ягьни телне без ата-бабадан кабул ителгән шәхси мирас булудан бигрәк, уртак мирас дип хис итәргә күнеккәнбез. Шуңа күрә дә безгә иҗтимагый яшәеш төшенчәләре: таләп, кагыйдә, норма, закон төшенчәләре ят түгел.
   
Аннары, аралашу чарасы буларак телнең үзен күзәтергә, әйтик, мәктәптә өйрәнергә керешкәндә үк аның эчке асылын, хәсияти сыйфатларын үзләштергәндә дә турыдан-туры “кагыйдә”, “закон” төшенчәләре белән эш ителә башлый. Димәк, телнең “законлы” күренеш булуы безнең аңда ике яссылыкта яши: телнең тышкы һәм эчке яссылыкларында.
   
Телгә (сөйләмгә) тыштан тәэсир итү (тышкы “законнар”) мәсьәләсе. Бу – телнең иҗтимагый күренеш булуы сәбәпле барлыкка килгән махсус күзәтү, өйрәнү юнәлеше. Бу хакта Матбугат.руда бирелгән язмаларны кабат карап, искә төшерергә, янә  безнең “Татар социолингвистикасы хәрәкәттә”, КФУ, 2011) монографиясендәге аерым бүлекне күзәтеп алырга була.
   
Хәзер килеп, һәркайсыбызның үзендә генә яши торган “эчке тел законы” турында – фикер агышыбыз тел “законлылыгының” ике яссылыгы бергә кушылган сызыкка  килеп җитте. Килешегез, тормышта бу ике хокукый яссылык һич тә бер-берсеннән аерылмаска тиеш. Мәгълүм бер телне “саклау, торгызу, үстерү” турында уйланыла, сөйләнелә, рәсми карарлар чыгарыла икән, ул чаралар һичшиксез шушы телнең чын асылын, аның эчке законнарын, куллану мөмкинлекләрен төгәл белеп күрелергә тиештер. Эчке һәм тышкы законнар нисбәтен төгәл сакламау зур фәнни ялгышлык саналырга тиеш. Ә бездә андый туры килмәү, бозылу очраклары бихисап. Гомумән дә, телләр турында чыккан рәсми закон, кагыйдә, инструкцияләр, ягъни хокукый документлар башлыча телләрнең иҗтимагый кулланышына, бүгенге яшәешенә бәйле хокукларын саклау, яклау өчен чыгарылган, телнең турыдан-туры үзенең эчке асылын саклау, камилләштерү, үзгәртү өчен түгел бит.
   
Уйлыйк әле. Телләр турында Законда да, Программада да телне саклау төшенчәсе нәрсәне аңлата? Дөресен әйткәндә, Законның үзендә дә, башка хокукый документларда да моңа җавап бирелмәгән, төгәл аңлату юк. Кайбер статья, матдәләрдән гомуми күзаллау барлыкка китерә торган фикер, кинаяләр генә табарга була.
   
Туган телебез татар теле дип атала икән, димәк, аның башка телләрдән, хәтта бер гаиләгә караган төрки асыллы бик күп телләрдән үзгә, мөстәкыйльлеген билгели торган хәсияти сыйфатлары бар. Шуларга таянып, ул башкалар белән буталмаган, ассимиляцияләнмәгән, әле дә, шөкер, үзаллы яши бирә. Шул ук вакытта аны яшәтмәс өчен аның “оппонентлары” нәкъ менә шушы сыйфатларына, ягъни үзәген тоныкландыру, башка телләрнекенә охшаттырып төссезләндерү, тәмам корыту өчен ябырылалар, аннан да бигрәк астыртын корткычлык итәләр. Ярар, монысы да үзенә аерым, тәфсиллерәк тукталу тезисы.
   
Аңлашылса кирәктер, телне саклау дигәндә безнең аңда нәкъ менә телебезнең чын үзен, аны мөстәкыйль иткән  үзлеген, хәсиятен, хосусый асылын саклау булырга тиештер. Тел ул шундый тереклек иясе, организм ки, ул сакланышы, яшәяше өчен тыштан яклау, хәстәрлек күрсәтү, шартлар тудыруга бәйле булса да, аның яши алуының төп шарты – ул телнең әлеге мөстәкыйль, хосусый үзәге, ягъни генетик, этник, милли үзенчәлекләре төене булуы. Ягъни мәгълүм бер эчке закончалык белән беркетелгән яссылыгы булуы һәм шуның сакланып килүе.
   
Иң мөһиме шунда ки, телне саклау, торгызу, камилләштерү, үстерү дигәндә, шул хакта законнар дигәндә алгы планга нәкъ менә шушы яссылыкны чыгарудыр. Тик без әлегә моңа күнекмәгән.
   
Телнең бу асыл үзенчәлеге фәндә төрле термин-төшенчәләр белән аталып киленә: “телебезнең төп үзенчәлекләре”, “телебезнең ялганмалык табигате” һ.б. (Ш.Рамазанов); “тел сыйфатлары”, “телнең хасияте”, “телнең кануннары”, “сингармонизм законы”, “телнең үз җирлеге” һ.б. (бүгенге тел галимнәре).
   
Телебезнең бу төп сыйфат-үзенчәлекләрен бер тәртип системага салучы галим Гыйбадулла Алпаров булды. Ул мондый фикердә: телнең әсаси хәсияте мәгънә ягыннан да аерыла, алар кулланучыларның төренә, холкы-табигатенә карап, бик төрле кабул ителергә мөмкин, шуңа күрә бу төсмерләрне гомумиләштерү, канунлаштыру бик кыен, ди. Әгәр дә тел төпле мөстәкыйль икән, аның төп мәгънәви асылы үзенчәлекләре һичшиксез телнең тышкы кабыгы – грамматикасында чагылыш тапмый калмый, шуңа күрә телнең төп хосусый сыйфатлары грамматикага таянып гомумиләштерелә, законлаштырыла. Г.Алпаров бу сыйфатларны “тышкы фактор”, “тышкы күренеш”, ди.
   
Иң мөһиме: “телнең тышкы фактлары аңа читтән килеп йөкләнгән бер нәрсә түгел. Тел башта ук шуның белән туган, шулар белән яшәп килә. Телдә тышкы бер төр белән белдерелмәгән эчке бер мәгънә юк булса кирәк...” (Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. Казан, 1945, 28 бит).
   
Күренекле галимебезнең бу фикере  телебезнең “эчке законлылыгын” реаль күренешләргә таянып күзәтергә, бәя бирергә ышанычлы нигез, методик система булып тора. Кулланурга гына кирәк.
   
Г.Алпаров телебезнең асылын тәшкил иткән әлеге төп сыйфатларының, ягъни законнарының (аныңча әйтсәк, төп тышкы факторларының) нидән гыйбарәт икәнен ачыклап, мисаллар белән тасвирлап бәян иткәннән соң, болай дип нәтиҗә ясый: “Телне төрле тарихи тәэсирләрдән, башка телләргә йотылып, тиз генә үзгәреп китүдән саклап тоткан көч һәм гамәлләрнең (факторларның) иң зурысы да шушы телебездә ныгып урнашкан грамматика факторларыдыр” (Күрсәт. хезмәт, 31 бит).
   
Бу хезмәтендә галим аларның алтысын аерып күрсәтеп, билгеләмә бирә: 1) ялганмалык, 2) тәртип, 3) кабатлау, 4) сингармонизм, 5) басым, 6) аһәң, тыныш. Шушы факторларның күпчелеген бүгенге тел галимнәре дә, әйткәнебезчә, таный һәм телебезнең законнары дип тә атый. Без дә аларның барысын да кануннар (законнар) дип беркетү ягында. Телебез саклансын, яшәсен өчен аларның кайберләрен генә түгел, ә бәлки һәркайсын аерым-аерым сакларга кирәк. Бүген аеруча әһәмиятлесе шулдыр, һәр законны тел факты буларак формаль, рәсми тану, грамматика фәненең  нигезе буларак җитди өйрәнү генә җитми, һәркайсының көндәлек сөйләмдә реальләшүенә, кулланылуына ирешү зарур.
   
Тел фәненнән мәктәптәнме, болаймы азмы-күпме мәгълүмәте булган һәркем ул кануннарны белә. Моңарчыгы язмаларыбызда без инде аларның фәнни асылына шактый тәфсилле тукталган идек. Бүгенге күнегүләрнең максаты  менә шул кануннарны аерым-аерым искә төшереп, үзегез күзәткән мисаллар белән зиһендә беркетеп куеп, көндәлек сөйләмебездә кулланудан гыйбарәт. 
   
Безнең бүгенге төп максатыбыз да – шушы тел законнарының асылын грамматика категорияләре буларак үзләштереп (шөкер, грамматикларыбызның бу юнәлештәге казанышлары яхшы мәгълүм, аларны мәктәптә төпле үзләштерергә генә кирәк), ә аларның гамәли сөйләмебездә чынлап  үтәлүенә ирешү. Һәр канунга, бер-берсенә бәйле рәвештә, аерым-аерым тукталачакбыз.
                                      Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»