|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2020 Сәясәт
Путин бүген янә халыкка мөрәҗәгать итәчәкРоссия Президенты Владимир Путин 2 апрельдә яңадан милләткә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза. Президент чыгышы Мәскәү вакыты буенча 16 сәгатьтән соң көтелә, дип ачыклык кертә Кремль вәкиле. Песков өстәп әйткәнчә, коронавирус белән бәйле вазгыять кабул ителә торган чараларның нәтиҗәлелегенә бәйле булачак. Соңгы тапкыр Россия лидеры халыкка 25 мартта мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул россиялеләрне коронавирус таралуга бәйле рәвештә өйдә калырга чакырды, һәм 30 марттан 4 апрельгә кадәр бөтен ил буйлап бер атналык карантин игълан итте. Тулырак: https://www.tatpressa.ru/news/348017.html
--- |
Иң күп укылган
|