|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2020 Шоу-бизнес
“Бүлмәдән чыкма!”: Элвин Грейның җыры коронавирус пандемиясе чорында бик актуаль булып чыктыЭлвин Грейның “Бүлмәдән чыкма!” җырын интернетта бик күп кеше караган. Элвин Грейның «Бүлмәдән чыкма!» дигән җәнҗаллы трекы Иосиф Бродскийның шигыренә рэп стилендәге музыкага язылган.
Җырның сүзләрендә “Слейся с обоями, забаррикадируйся от космоса, эроса, расы, вируса” дигән көтелмәгән чакыру бар. Трек дөнья күргән коронавирус пандемиясе чорында бик актуаль булып чыкты.
Шушы җыр интернетта бик күп караулар җыйган. Мәсәлән, 25-27 мартта гына да постлар 82301 лайк, 2013 репост җыйганнар.
Исегезгә төшерәбез: яңа җырны Лейбл Zhara Music чыгарды, ул бүген күп кенә популяр артистлар, шул исәптән Радик Юлъякшин (Элвин Грей) белән хезмәттәшлек итә.
Фото: Олег Яровиков
--- |
Иң күп укылган
|