поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.04.2020 Әдәбият

Язучы Равил Вәлиев вафат

Озакка сузылган каты авырудан соң прозаик, шагыйрь, публицист Равил Вәлиев вафат булды. Мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын…

Равил Вәли улы Вәлиев — татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).

 
Ул 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 1961—1964 елларда Равил Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли. 1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Равил Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.
 
1970—1972 елларда Равил Вәлиев Чаллыдагы «Кама таңнары» исемле күп тиражлы газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тиздән авторның «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар циклы «Казан утлары» журналында (1972 ел, № 2, 3, 4) басылып чыга һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнә. Яшь язучы тарафыннан тагы да киңәйтелебрәк эшләнгән бу әсәр 1973 елны Татарстан китап нәшриятында «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесть рәвешендә аерым китап булып басыла һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була. Әсәр очеркистларның 1974 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшерелә һәм уңай бәя ала.
 
Равил Вәли 1978 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.
 
Татар википедиясеннән

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»