поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
14.07.2010 Җәмгыять

МАЯ ТУПЛЫЙСЫЗМЫ?

Авыл халкы ду китереп кышка мая туплый. Соңгы көннәрдә кайбер авыл кибетләрендә он табу мөмкин түгел диярлек. Булса да, аны өч бәягә саталар. Халык исә барыбер ала. Чөнки җитәкчеләр, иписез калмабыз, дип тынычландырса да, быелгы корылык һәркемне куркыта. Ә сез мая җыярга уйлыйсызмы?

Дамир ГЫЙСМЕТДИН, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:

 

– Юк. Совет чорындагы дефицит заманында да җыймадым. Халык арасында купкан бу шау-шу сәүдәгәрләрнең керемен генә арттыра бит. Дөрес, 1921 елгы ачлыкны хәтерләгән әби-бабайлар яңадан шул хәлләр кабатланмагае дип курка торгандыр. Икътисадый яктан тотрыклы булмаган илдә бу табигый. Ләкин кемнеңдер коткысына бирешкәннәрне аңлап булса да, хуплап булмый. Минемчә, рәсми затлар халыкны тынычландырырга, барысы да яхшы буласына ышандырырга тиеш. Ә инде мая туплауга килгәндә, азык-төлекне барыбер әллә ни күп җыеп булмый бит, аның бозыла торган гадәте бар.

 

Әлфинә ӘЗҺӘМОВА, җырчы:

 

– Минем запассыз яшәгәнем юк. Корылык булса да, булмаса да, ел саен күпмедер ризык алып куям. Монысы электән килгән гадәттер инде. Дәүләт тә запассыз тормый бит. Узган елдан ашлык та шактый калган, диләр. Ач утырмабыз дип ышанам. Сохари киптермәдем, җыенмыйм да. Бар да яхшы буласына өметләнәм. Шулай да колакларны торгызыбрак йөрергә, яңалыкларны күзәтеп барырга туры киләчәк.

 

Виталий НОВИЧКОВ, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе:

 

– Җыймыйм да, башкаларга да киңәш итмим. Корылык Россиянең 14 төбәгенә генә кагыла бит ул. Илебез бик киң. Ач калырбыз дип куркасы юк. Татарстанда да ашлык запасы җитәрлек. Аннан соң, ул ризыкны җыюдан ни мәгънә? Барыбер бозыла ул. Күпләп он сатып алуны бөтенләй хупламыйм. Чөнки икмәккә бәя күтәрелмәячәк.

 

Роза ХАҖИЕВА, пенсионер:

 

– Халыкның безнең яндагы базардан машина-машина әйбер ташуына игътибар иткән идем инде. Күршем дә бер капчык он белән бер капчык шикәр комы алып кергән. Дөге, кара­бодай ише ярмалар да алдым, ди. Миңа да “йоклап ятмаска” куша. Ул кадәр ризык җыеп нишлисең?! Бозыла бит ул! Күпләп сатып ала башласалар, азык-төлек кыйммәтләнер инде. Шулай да артык борчылмыйм. Алла боерса, ач тормабыз әле. Бер елны шулай корылык булгач, базардан бер капчык он алып кердек. Бер соскы да ашый алмадык – көяләде. Шуннан бирле кирәксә-кирәкмәсә әйбер җыймаска тырышам.

 

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА, студент:

 

– Бу сорауга җавапны әниемнән сорарга кирәк. Чөнки чит шәһәрдә, әти-әниемнән аерым яшәсәм дә, ризыкның күп өлешен өйдән алып киләм. Ә анда “мая тупларга” абыем булыша. Ул күпләп сату базарында эшли. Шуңа да азык-төлекне өйгә абыем алып кайта. Андый базарда бәяләр дә арзанрак, “кризислар” да булмый диярлек.


Ватаным Татарстан
№ 141 | 13.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы