поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.03.2020 Мәдәният

Мәдәният - ул халык җаны, күңел көзгесе

25 мартта билгеләнеп үткән Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина белән таныштырабыз. Ул, 2019 елда Камышлыда гөрләп узган Х Бөтенроссия Сабан туен оештыручыларның берсе булып, бәйрәмне лаеклы рәвештә бөтен ил татарларына күрсәтә алды.

- Минем эшем – ул көнем дә, төнем дә, ашым да, чәем дә, бөтен барлыгым да. Мәдәният минем өчен – халкымның киләчәге, бүгенгесе, узганы, кешеләрне эштән соң ял иттерү, берләштерү, яшь буын кешеләрен тәрбияләү һәм рухи яктан баету, гореф-га-дәтләрне, тарихны саклау чарасы, - диде ул очрашу башында ук.
 
Һәр көнне авыл уртасыннан сузылган асфальт буйлап эшкә бара ул. Очраган кешеләргә сәлам бирә, хәл-әхвәлләрен сораша да юлын дәвам итә. Ә башында төрле уй: кемнедер күреп сөйләшәсе, икенчесен каядыр җибәрәсе, чара үткәрү өчен акча юллыйсы, утырышта нидер сөйлисе...
 
Резеда Мөхтәбәр кызының хезмәте күзгә күренми, үлчәүдә үлчәнми, ләкин бик тынгысыз һәм мәшәкатьле. Таң белән эшкә килеп, кешеләр йоклап беткәч кенә кайта ул өенә. Ләкин ничек кенә тынгысыз булмасын, эшен ярата, чөнки иҗади хезмәт кеше күңеленә канә-гатьлек хисе бирә, бәхетле итә.
 
Резеда Төхбәтшинаның бөтен тормышы шушы Камышлы авылында, күз алдыбызда үтте. Ул Мөхтәбәр абый һәм Әминә апаның төпчек кызлары. Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев педагогия институтының филология факультетында укып чыккан яшь укытучыны Иске Сосна авылы мәктәбенә җибәрәләр. Хезмәт юлы шунда уңышлы гына башланып китә.
 
Кләүле районыннан аерылып, Камышлы районы мөстәкыйль эшли башлаганда, Резеда Мөхтәбәр кызының ата-анасыз калган ятим балалар мәктәбендә эшли торган чагы була. Аны башта райкомга эшкә алалар, ә район газетасы ачылгач, җаны-тәне белән журналистикага кереп китә. Резеда Мөхтәбәр кызының 17 ел тормышы журналистикага багышланган.
 
Без Резеда белән кечкенәдән таныш (ул җәйге яллар вакытында Иске Ярмәктә яшәгән Оркыя әбисенә кунакка килә иде). Ә газетада бергә эшли башлагач, тагын да якынаеп киттек, ярдәмләшеп, кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны уртаклашып яши башладык. Җитәкчем турында шуны әйтәсем килә: Резеда ханым таләпчән, гадел һәм ярдәмчел кеше. Кем ничектер, белмим. Ә миңа кайгы-хәсрәтләр килгәндә, беренче булып ярдәмгә Резеда килеп җитә иде.
 
Аңа үзенә дә хәсрәтләрне тау хәтле күтәрергә насыйп иткән. Җир җимертеп дөнья көтеп, ике кызларын үстереп ятканда, тормыш иптәше Рамил вакытсыз үлеп китте. Аяз көнне яшен суккандай булды Резедага. Кулында ике бала, эш, йорт-җир. Әйтергә генә җиңел, ә ике кызын - Альбина белән Алинәне үстереп, укытып, туйлар ясап, тормыш юлына озату парлыларга да ансат түгел. Әле дә балаларын, оныкларын, туганнарын үз тирәсенә җыя ул. Гаилә дилбегәсен берүзе тотып барган хатынга җитәкче булып эшләү дә җиңел булмагандыр. Газета эшендә гаделлек тә, тәвәккәллек тә, кыюлык та кирәк. Өстәвенә, ул елларда илебездә дә, районда да сәяси вакыйгалар әле бер якка, әле икенче якка авышып, гел чайпалып торды. Резеда исә сайлаган юлыннан тайпылмады, тәвәккәл булды.
 
Районыбызда МФЦ ачу турында сүз чыккач та, Резеда ханымны яңа оешмага җитәкче итеп куйдылар. Төзәтәсен - төзәтеп, ясыйсын - ясаттырып, эшчән коллектив җыеп, МФЦны да ялт иттереп ачып куйды. Монда искитәрлек әйбер юк, дияр берәрсе. Ләкин бер хатын-кызның кайчакта ир-атлар да башкарып чыга алмаган төзекләндерү эшләрен тиз арада ерып чыгуы - горурланырлык гамәл.
 
2015 елда Резеда Төхбәтшина районыбызның мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитетын җитәкләде һәм үзе яраткан мәдәният казанында кайный башлады. Мин кайчакта Резеданың өлгерлегенә сокланып куям. Ул хезмәт күрсәтә торган биләмә шактый зур бит! Бер-берсеннән ун-егерме километр арада урнашкан авыллар арасында чаба ул. Анда күпме хезмәткәр эшли, һәркайсының үз холкы, үз карашы, дигәндәй. Җитәкче шуларның һәрберсенә ачкыч таба, күп очракта яхшы сүз белән, булмаганда, таләпчәнлек күрсәтеп тә үзе-некен итә.
 
Резеда Мөхтәбәр кызы җитәкчелегендә районның мәдәният йортларында, китапханәләрдә оештырылган чаралар, спорт ярышлары, төрле конкурслар, бәйгеләр - барысы да зур әзерлек белән башкарыла. Үткән җәйне Камышлыда гөрләп узган Х Бөтенроссия авыллар Сабан туен гына алыйк. Аңа әзерләнү чорында мәдәният хезмәткәрләре Сабан туе мәйданында кунып эшләделәр дисәм дә, ялгыш булмас. Нәтиҗәдә, Камышлыда узган Бөтенроссия авыллар Сабан туен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та югары бәяләп, Резеда Мөхтәбәр кызы Төхбәтшинага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирде. Резеда ханымның тырышлыгы, алдына куелган бурычларны үтәүгә гаять зур җаваплылык белән каравы өлкә хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнеп, күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
 
Мәдәният өлкәсендә эшләүченең хезмәте матди кыйммәтләр белән генә бәяләнми. Ул - күңел кушуы, талант, эчкерсезлек өлкәсе. Резеда Төхбәтшинаның кулы астында эшләүчеләр, районда, өлкәдә нинди генә бәйге-фестиваль игълан ителсә дә, номерларны иҗади һәм һөнәри яктан камил итеп башкарырга тырышалар. Гомумән, яшьләрнең иҗади сәләтен үстерү, гореф-гадәтләрне, йола-бәйрәмнәрне, халык мирасын җанладыру һәм саклау, кәсеп-һөнәрләрне торгызу, милли рухта тәрбияләүне өстен күрәләр.
 
Спорт юнәлешенә әйләнеп карасак та, Камышлы төбәгендә ул тел-теш тидерерлек түгел. Олысы-кечесе спорт белән шөгыльләнә. Мәсәлән, «Бөркет» биатлон комплексы кебек спорт мәйданы өлкәдә башка беркайда да юк әле. Быел ПАО «Лукойл» грантын отып, ту-ризмны үстерү өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Хәзер инде яз башыннан көзгә кадәр Камышлы яшьләре туризм белән шөгыльләнәчәкләр. Бу инде район администрациясенең дә мәдәният, спорт һәм туризм эшләренә таләпчән булуын күрсәтә.
 
Резеда ханым өчен районның мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары эш урыны гына түгел, аның дөньясы, яшәү рәвеше дә. “Мин хезмәттәшләремә таянып эшлим. Янымда җаваплы, тырыш кешеләр байтак. Бигрәк тә буш вакытларын кызганмыйча иҗат иткән, милли мәдәниятебезне үстерүгә үз өлешләрен керткән үзешчән сәнгать артистларына рәхмәтләремне әйтер идем”, - ди Резеда ханым.
 
“Тормыш кыенлыкларын күтәрергә миңа ике канатым – ике кызым да көч биреп торалар. Алар икесе дә тәртипле, кешелекле булдылар. Мине юк-бар белән борчымадылар. Кайтсам да, китсәм дә, өйдә, йортта тәртип булды. Укыган, эшләгән җирләреннән дә гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп тордым. Миңа алма кебек 4 онык бүләк иткәннәре өчен дә мин чиксез рәхмәтле. Гаиләм яшәүгә көч бирә, дөньямны ямьләндерә, тормышыма мәгънә өсти”, - дип елмая Резеда Төхбәтшина.
 
Резеда Мөхтәбәровна йөзендә өлкәнең бөтен мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Нәфис сүз, җыр, гармун моңы, шигырьләр аркылы халыкка милли кыйммәтләребезне җиткерүчеләр мактау сүзләренә лаеклы. Сезгә бетмәс илһам һәм уңышлар телибез.
 

Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 31.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»