поиск новостей
  • 23.09 "Кияү урлау" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 24.09 "Хыялый" лирик комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
  • 11.10 "Акча бездә бер букча" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 11.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Яр Чаллы "Дк Энергетик". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Сентябрь
  • Булат Җиһаншин - җырчы
  • Николай Беляев - шагыйрь
  • Нияз Даутов (1913-1986) - җырчы
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Азнакайда бер бүлмәле фатир сатыла. Телефон: 89874221206.
  • Казан шәһәренең Җиңү проспектында өч бүлмәле фатир сатыла.9нчы этажда, янәшәдә балалар бакчасы һәм мәктәп урнашкан. Телефон+7 917 268-01-33 Илнар
  • Питрэч районы Юнусова авылы умарта балы сатыла. Бик тэмле. 1400сум оч литрлы банка. Салихов Фанис тел. 89093088398
Архив
 
30.03.2020 Язмыш

«Иремне артык каты яратканмындыр инде»

Әлеге сүзләр Мамадыш районының Югары Яке авылында гомер итүче Борһановлар гаиләсенә туры килә. Әле болар янына, кайгысы да, шатлыгы да бергә, дип тә өстисе килә. Кирәк вакытта сабыр итәләр, шатлык килсә, рәхәтләнеп бәйрәм ясыйлар. Туганлыкның гына түгел, килен белән каенананың татулыгын да күреп шаккатасың биредә.

– Бу йортка килен булып төшкәндә миңа 15 яшь кенә иде әле. 9 нчы сыйныфны бетердем дә, кияүгә чыгып куйдым. Ирем Илдарга 21 яшь иде. Ул көннәр әле генә кебек тоелса да, 25 ел узып киткән икән инде. Урлап та алып кайтмадылар, үземнең кияүгә чыгасы килде. Иремне артык каты яратканмындыр инде, – дип яшьлеген искә ала Фирая. – Мине әле дә каенанам Нурҗиһан шәһәрдән кунакка кайткан оныкларына үрнәк итеп тә куя. «Апагыз 15 яшьтә кияүгә килде», – ди. Димәк, начар килен булмаганмын.
 
Фираяны Нурҗиһан апа бик якын итә. Үзе дә яшерми: ашарга да пешерә белмәгән кыз була ул. Бар эшне бергә эшлиләр. Фирая әкренләп эшкә өйрәнә. Тормыш бар нәрсәгә өйрәтә. Шул исәптән, сабырлыкка да: бер-бер артлы ишекләрен сынаулар шакый. «Әнә шул чакта үзеннән-үзе олыгаерга туры килде», – ди Фирая. Кияүгә чыгып, өч ел дигәндә, иренең Зәкия исемле апасы кинәт үлеп китә. Табиблар, йөрәк, ди. Аның 4 яшьлек сабые ятим кала.
 
– Ул чакта йөрәгебез бик әрнеде. Җитмәсә, үз әтием Миңлесаяфны да югалткан идек. Ул 59 яшендә вафат булды. Шул хәсрәт янына иремнең туганын югалту өстәлде. Шулкадәр тату, бердәм гаиләгә килеп кереп, мин туганлык кадерен аңлап өлгергән идем. Ирем ягындагы туганнар – бер-берсе өчен нишләргә белми өзелеп торучы кешеләр. Апаларының кинәт үлеме аларны тагын да берләштерде. Апаның кызы өчен борчылган идек. Җизнәбез аны  ялгызы үстерде. Бер дә зарланмады. Дөрес, ялгыз калмасын дип өйләндереп тә караганнар иде, тик баласын үги әни белән яшәтәсе килмәде. Ялгызлыкны сайлап, кызын үзе аякка бастырды. Ялгыз яшәве читен дип, әле былтыр үзебез өйләндердек, – ди Фирая.
 
Бу хәсрәтләрдән соң өч ел үтүгә, Борһановлар гаиләсенә тагын күңелсез хәбәр килә. Илдарның иң олы абыйсының хатыны үлеп китә. Аның 6 яшьлек кызы ятим кала.
 
– Фирдияз абыйга бик яхшы хатын-кыз очрады. Сеңлебез Гөлгенәне рәнҗетмәде. Аңа ана назын бирергә тырышты. Ул бала өчен күңелебез тыныч булды. Аннары бер-бер артлы ике уллары туды. Бу балалар буй җитте инде. Гөлгенә безнең авыл егетенә кияүгә чыкты, – ди Фирая.
 
Сынаулар моның белән генә бетми. Килендәше үлгән елны Фирая әнисез кала. Асылбикә апага ул чакта 62 яшь кенә була әле.
 
– Әти белән әни абыем Ирекнең үлемен авыр кичерде. 1986 елда армиядән кайтырына 1 ай кала 20 яшендә һәлак булды ул. Алар гомер буе абыйны сагынып яшәде. Типсә тимер өзәрдәй улларын җир куенына салу белән килешә алмадылар. Еллар буе йөрәкләрендә йөрткән хәсрәт аларны иртә алып китте, – ди Фирая.
 
Хәсрәтләрне онытырга гаиләсе ярдәм итә аңа. Ире дә, каенанасы да авыр чакларында җылы сүзләрен кызганмый. Буй җиткән кызлары да әни дип өзелеп тора. Олы кызы Алиягә – 24 яшь. Ул үз гаиләсе белән яши. Ә менә кечесе Алинә, укып бетереп, Алабугада ятимнәр йортында эшли икән.
 
– Ул бик тә ятимнәрне кызгана. Ике кыз баланы алыйк әле, дип аптыратып бетерде. Үземнең гаиләм булса, мин аларны беркемгә дә бирми идем, ди. Шулкадәр эшен ярата. Күңелен биреп эшли. Игелекле балалар үстерүемә бик сөенәм. Ятим балаларны бәхетле итәр өчен мин дә аз тырышмадым. Күрәсең, бу сыйфат балаларга да күчкән, – ди Фирая.
 
Үзе дә үлем белән яшәү арасында кала ул. Өченчегә бәби алып кайтам дип йөргәндә, карынындагы ир баласы үлгән була. Әле ярый вакытында табибларга үзе бара. Шуннан соң Фирая яшәүнең кадерен тагын да ныграк аңлый. Туганнарына да, дусларына да вакыт таба. Тормышның матур якларын күреп яшәргә өйрәнә. Олыгаеп барганда, укырга керә. Китапханәгә эшкә урнаша. Бар да яхшы була. Тик хәсрәт дигәне тагын ишекләрен шакый. Бу юлы ул бик ачы була. Җир җимертеп эшләп йөргән абыйсы Разат 48 яшендә кинәт мәңгелеккә күзләрен йома. Хатыны тол, ике баласы ятим кала.
 
– Абыйны югалту бик авыр булды. Кинәт бар дөньям әллә нишләде. Ышанмадым да. Табиблар, кан тамыры өзелгән, диделәр. Шушы ике ел эчендә еламаган көнем юк. Аллаһы Тәгалә сынауларны  күп бирде, шатлыгын да жәлләми. Яшь булсак та, күпне күрергә өлгердек, – ди ул. – Алдагы көннәргә өмет зур. Тигезлектә, әниле килеш, туганнар белән дус-тату булып, оныклар сөеп, озак яшәсәк иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.03.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ