|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2020 Әдәбият
Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха бәби таптыДөньяда нинди генә вазгыять булмасын – тормыш үз кануннары буенча дәвам итә! Берәү үлә икән, берәү, һичшиксез, туа. “Идел” редакциясе дөньяга яңа кеше килүе турында хәбәр итә. Бу яңа кешенең авырлыгы 2840 грамм, буе 51 см, исеме Асылъяр булыр, дип көтелә. Кызчык – “Идел” сайты мөхәррире, фотографы һәм Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова белән танылган яшь рәссам Руслан Ибраһим гаиләсендә беренче бала.
Әнисе белән кызчык әлегә бала табу йортында.
Милләт, карантин, дип төшенкелеккә бирелмә: Зөләйха белән Русланнан үрнәк ал һәм җанисәп көненә кадәр халык санын син дә арттыр!
--- |
Иң күп укылган
|