|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2020 Шоу-бизнес
"Аны алкаш диләр, ул алкаш түгел" Рәшит Сабиров Данир Сабиров белән килеп чыккан низагы турында сөйләдеТанылган конферансье Рәшит Сәбиров "Бизнес-Онлайн"нан Альфред Мөхәммәтрәхимовка зур интервью биргән. Материал бүген чыкты. Рәшит Сабиров бүгенге татар сәхнәсенең торышы, юморның хәле, алып баручыларның теле турында фикер йөртә. Шоумен Данир Сабиров белән килеп чыккан низагы турында да сөйләде Рәшит абый. Бу хәл берничә ел элек килеп чыккан. Рәшит Сабиров ТНВ каналын карап утыра. Анда Данир Сабиров чыгышы. Рәшит абыйны алкаш дип әйтәләр, әмма ул алкаш түгел дигәнрәк әйбер сөйли яшь юморист, дип искә ала Рәшит Сабиров. Шуннан соң ул уртак фамилияле хезмәттәшенә мөрәҗәгать итә. "Ничек шулай сөйләп йөри аласың, энем?" - ди. "Мин бит сезне алкаш түгел дидем", - дип акланган ди Данир. "Ә мин сине астына пес итеп йөри, әмма ул алай түгел дип сөйләп йөрсәм ни диярсең?" - дип сорый Рәшит абый һәм мондый җавап ишетә: "Мин каршы түгел".
Рәшит Сабиров әйтүенчә, шуның белән низаг тәмам булган, Данир бүтән мондый нәрсәләр сөйләп йөрмәгән.
Язманы тулысы белән "Бизнес-онлайн"нан укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|