|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2020 Милләт
Роберт Миңнуллин вафатБашта бу кайгылы хәбәр Роберт Миңнуллинның инстагрмында чыкты. Аклы-каралы фото астында шагыйрьнең туган көне һәм үлгән көне язылды. Кемдер язма астында кайгы уртаклаша. Кемдер ышанмый. "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә ышанмады. Бәлки, инстаграмын ватканнардыр дип өметләндек. Роберт абыйга шалтыраттык һаман, ә аның телефоны гел "занят" күрсәтә. Күрәсең, бу телефонга әлеге мизгелдә бөтен дөнья шалтыратадыр.
Кызганыч, үлем хәбәре дөрес булып чыкты ((((
"Татар-информ"га бу хәбәрне шулай ук шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр иткән.
«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — дигән ул.
Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
--- |
Иң күп укылган
|