|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2020 Мәгариф
Татарстанда каникуллар озайтылачакмы? Җавап билгелеТатарстанда Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба гамәлләр кылу нигезендә, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Белем бирү учреждениеләре, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — дип хәбәр итте ул.
Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать мәктәпләре һәм музыка мәктәпләре 12 апрельгә кадәр каникуллар режимында булачак.
--- |
Иң күп укылган
|