поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2020 Ана теле

Коронавирус турында түгел: Сөйләмне өйрәнү – гомерлек гамәл

Соңгы язмабызны болай тәмамлаган идек: сөйләмебезне камилләштерү-шомарту юлында тырышып атлап барганда туктап торып, бераз тын алырга тәкъдим итәбез. Фәннәрне өйрәнгәндә дә, әйтик, лингвистиканы үзләштергәндә фонетика, морфология, лексикология, синтаксис (нәхү) өлешләренә бүленеш бар.

Сөйләмият тармагына караган шушы язмаларыбызны да без шартлы рәвештә әлеге тел гыйлеме кыйблаларын күз алдында тотып эш иттек. Хәзер менә сөйләшүне нәхү тезислары белән төгәлләү дә мантыйкка ярашлы булыр дип саныйбыз – тел өйрәнү программа, кулланма, дәреслекләр шулай тәмамлана бит. Бу юнәлештәге йомгак язмабызны тәкъдим итәр алдыннан сезнең белән киңәш тотарга булдык. Адәм баласы яши икән, аның аралашуга, сөйләмгә ихтыяҗы туктамый. Сөйләмебезне өйрәнү, аны камилләштерү ниндиерәк фәнни юнәлеш алыр икән? Уйланып, фикерләрегезне тәкъдим итмәссезме?
   
Кардәшләребезнең кайбер уй-фикерләрен йомгаклау барышында җиткерербез, хәзер шуңа керешик.
   
Татарстан хөкүмәте карары белән “Мәгариф” китап нәшриятендә “Татар теле – дәүләт теле” сериясе ачылып, шунда беренчеләр рәтендә авторның “И туган тел...” (1998 ел), “Ярдәмең берлән синең... (2009 ел) китаплары басылган иде. Матбугат.руда 2017–2020 елда “Ана теле” сәхифәсендә бәян ителгән 125 язма  менә шуларның дәвамы – азаккысы булды. Аларда бүгенге татар сөйләменең асылын, хәсиятен, тарихи яссылык белән чагыштырганда  үзгәрешләрен, бүгенге кулланылыш хәлен, татар теле – дәүләт теле дип рәсми игълан ителгәннән соң барлыкка килгән уңай үзгәрешләрне, кулланудагы кыенлык-проблемаларны, аларны хәл итү юлларын ачыкларга тырышылды.
   
Иң диккать ителергә тиешлесе, әһәмиятлесе шулдыр: хезмәтнең буеннан-буена дөнъяда иң күренекле, абруйлы һәм иң бай телләрнең берсе – ана телебезнең гасырлар буена үзен саклап кала алуы, тормышның, аралашуның иң кыен, хәлиткеч шартларында да, үз җирлегендә булсын (диалектларын югалтмыйча), бүтән телләр белән дә аралашып,  мул хәзинә туплавы, шул хәзинәнең бүгенге сөйләмебездә ничек кулланылуы тәҗрибәсе искә төшерелде. Татар тел фәнендә барланган, өйрәнелгән барлык категорияләрнең дә (аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, синтаксик бөтен, текст һ.б.), шулай ук телдән башка чараларның (тавыш, ым, ишарә, язу тамгалары  һ.б.) сөйләмгә җәлеп ителү тәҗрибәсен барларга тырышылды.
   
Менә язмабыз йомгак рәвешен дә ала. Йоласына китерик,
                                         Әдәбият
   Алпаров Гыйбад. Сайланма хезмәтләр: Татар грамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре.–Казан: Татгосиздат, 1945.– 330 б.
   Алпаров Г.Х. Сайланма хезмәтләр.–Казан: Мәгариф, 2008.– 287 б.
   Әхәтев Г. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979,
   Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге.– Казан: Тат.кит.нәшр., 2001.–272 б.
   “Башкортстан укытыусыһы”, 2006, №10 (Сүз жөмлә)
   Бәширев Гомәр. Бүген дә, иртәгә дә...: әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.– 270 б.
   Бәширева И. Гыйбадулла Алпаров һәм гомуми тел гыйлеме //Алпаров Г.Х Сайланма хезмәтләр.–Казан: Мәгариф, 2008.– 282–286 б.
   Бәширева И.Б. Сәнгатьле чәчмә әсәрләр текле: Татар прозасында хикәяләү стильләренең үсешеһәм аның әсәр теленә тәэсире.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.–96 б.
   Гальперин И.Р. Текст как объект лингвистического исследования.–М.: Наука, 1981.– 140 с.
    Ганиев Ф.Ә. Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге: Ике кисәктә. Беренче кисәк (А–К)/–Казан: Мәгариф, 2009.–395 б.
   Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы/Төзәт. 3нче басма.–Казан: Мәгариф, 2009.–271 б.
   Гарифуллин В.З. Газета текстның төзелеше.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1995.– 104 б.
   Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле  синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.– 256 б.
   Ибраһимов Г.  Әсәрләр. Сигез томда. 8 нче том. “Татар имлясы” китабыннан өземтәләр.  
   Ибраһимов С.М. Татар телендә аналитик төзелмәләр. Казан: Казан ун-ты нәшр., 1964.
   Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика // Студентлар өчен кулланма .–Казан: Казан ун-ты нәшр., 1989
   Курбатов Х. Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре.– Казан: Таткнигоиздат, 1956.– 176 б.
   Низамов И.М. Ничек әйтергә? Ничек язарга? //Татар интонациясе һәм аны язуда белдерүнең кайбер мәсьәләләре.–Казан: КДУ нәшр., 2008.–47 б.
   Низамов И.М. Уем – тел очында ... Татар сөйләменең нигезләре .–Казан: Татар.кит.нәшр., 1995.–287 б. 
   Поварисов С.Ш. Тел – күңелең көзгесе.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1982.–160 б.  
    Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.–Тулыландырылган икенче басма.–Казан:Мәгариф, 2002.–407 б.
    Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. Ү1–ҮШ класслар өчен кулланма.– Казан: Тат.кит.нәшр.,1982.–200 б.
   Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри.–Казан: Тат.кит.нәшр.,1985.–167б. 
   Сафиуллина Ф.С. Татар әдәби телендә өстәлмә конструкцияләр.–Татар тел белеме мәсьәләләре. 4 китап. Казан: Казан ун-ты нәшр., 1972, 61–76 б.
   Сафиуллина Ф. Текст төзелеше.–Казан: Казан ун-ты нәшр., 1994.–264 б.
   Солганик Г.Я. Синтаксическая стилистика: Слоҗное синтаксическое целое.– М.: Высш.школа, 1973.– 214 с.
   Текст синтаксисы (Матур әдәбият әсәрләренең телен өйрәнү) КДУның татар теле һәм әдәбитяе бүлеге студентлары өчен махсус курс программасы. Төзүчесе Ф.С.Сафиуллина, редакторы В.Х.Хаков.–Казан, 1987. 14 б.
   Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. Казан: Казан кн-ты нәшр., 1978.– 222 б.
   Фатихов Ә.Х. Башіорт һәм татар телдәрендә іушма һөйләмдәрзең іайһы бер үзенсәлектәре.–Өфө:Башкорт.кит.нәшр., 1962.–157 б.
   Хаков В. Сөйләм төзелеше белән бәйләнешле чаралар. “Стилистика һәм сүз сәнгате” дигән китаптан.
    Хангилдин. В.Н.  Татар теле грамматикасы. Морфология һәм синтаксис. Казан, 1959.
   Хәсән Сарьян – Агыйдел егете. Казан: Тат.кит.нәшр., 2006, 226 б.
   Яруллин Э.И. Проблемы изучения синтаксического строя татарского языка в трудах академика М.З.Закиева// Автореферат дисс.канд.филол. наук. Казань, 2011.
                                        Чыганаклар
   Газетлар
   Ә.т. – Әтнә таңы (Әтнә районы).
   В.Т. – Ватаным Татарстан (Казан).
   К.т. – Кызыл таң (Уфа).
   С.Т.– Социалистик Татарстан (Казан).
   Т.я. – Татарстан яшьләре (Казан).
   Ш.К. – Шәһри Казан (Казан).
   Я.л.– Яшь ленинчы (Казан).
 
   Журналлар
   А.х – Азат хатын (Казан).
   К.у. – Казан утлары (Казан).
   С.ә. – Совет әдәбияты (Казан).
   Сов.тюрк. – Советская тюркология (Баку–Мәскәү).
 
   Радио, телевидение
   Радио (Татарстан радиосы)
   Телевидение (“Яңа гасыр”  телевидениесе)
 
   Әсәрләр
   Ә. – Әйди Тәүфыйк. Безгә ни булды? Очерклар, мәкаләләр.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.– 182 б.
   Әк. – Татар халык иҗаты: Әкиятләр /Өченче китап.– Казан: Тат.кит.нәшр., 1981.– 360 б.
   Б. – Бәширев Гомәр. Гыйбрәт (К.у., 1991, №1, 134–150 б.).
   Д. – Татар халык иҗаты:Дастаннар.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.–384 б.
   И. – Исхакый Гаяз. Зиндан: Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.– 671 б.
   Р. – Рафиков Мәрди. Сазлыктагы утлар: Чын хикәяләр.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1990.– 126 б.
   С. – Хәсән Сарьян. Нокталы өтер: Повестьлар.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.– 126 б.
   Т. – Тукай Габдулла. Әсәрләр. 4 томда. 4 нче том: Мәкаләләр. Очерклар һәм фельетоннар.–Казан: Таткнигоиздат, 1956.–288 б.
   Х. – Хәсәнов Гарәфи. Җир ул уртак йортыбыз.–Казан: Тат.кит нәшр., 1981.– 352 б.
                       х   х   х
   
Яшәвебез дәвам иткәндә аның төп шарты аралашу, ә аның төп шарты сөйләм икәнен тоеп торганда бу йомгакны да өмет нурлары белән очлау зарурдыр. Килешәсез булыр: бу хезмәттә моңарчы телнең аерым-аерым хәрәкәттә күзәтелгән  төп категорияләренең сөйләм дигән җанлы организмда-күренештә, бер бөтен булып укмашып, кешегә аралашу өчен ничек хезмәт итүен, ничек-ничек яшәвен күзалларга омтылдык. Татар  теле синтаксисы кануннары, һәр төшенчәне үзара бәйләп, аңлаешлы, үтемле, моңлы, аһәңле итеп җиткерү хәзинәсе татарның аңында, ата-анасы биреп калдырган яшәеш тәҗрибәсендә. Без шул тәҗрибәне “сөйләм (нәхүе)  синтаксисы” дигән фәнни  юнәлеш формасында, сөйләм категориясенең тел фәнендә булмаган үзгә категорияләре белән (фикерләмә, хәбәрләмә, фразема, лексема, морфема, фонема) һәм аларның үзгә бәйләнеш чараларын күзәтеп, гамәлгә ничек ашырылуын анализларга омтылдык.
   
Мәктәптә ана телен асылында  төзелешен өйрәнгән, әйтмә сөйләм кануннарын, тәҗрибәсен гамәли ихтыяҗдан өйрәнү мөмкинлеге алмаган кешегә биредә күзәтелгән концепция-алымнарны тиз генә, җиңел генә кабул итү, үзләштерү, гамәлдә куллана башлау шактый кыен, катлаулыдыр. Нишләмәк кирәк, татар теле абруен төшермәсен, милләтнең яшәү шарты буларак хәрәкәттә булсын, дәүләт теле буларак куллану дәрәҗәсен, даирәсен үстерсен өчен шуннан башка мөмкин түгел. Бүген мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да телне фәнни өйрәнүгә игътибарны киметергә тайпылу – зур хата, Моның ачы кәсәфәте үзен озак көттермәячәк һәм варисларыбыз безне моның өчен кичермәячәк.
   
Гомумән дә, бүген объектив яши торган тел системасы, аны уку-укыту эше һәм фәне дә өч яссылыкта күзалланырга тиеш: телнең төзелеше, куллану мөмкинлекләре (фонетика, лексикология, грамматика, стилистика); телне шәхси һәм күмәк куллану закончалыклары (сөйләмият); телнең халык, милләт тормышындагы иҗтимагый хәләте (социолингвистика); Әйтик, бу хезмәттә башланган “сөйләмият  нәхүе (синтаксисы)” алга таба да өйрәнелергә тиештер. Сөйләм – тел мөнәсәбәтен ачыклау күптән сорала. Һәр ике категорияне  аерым-аерым да, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылгысыз да тикшерү зарурилыгы кебек каршылыкны җиңү сөйләмият фәненең дә бурычы-вазыйфасына карый. Сизгәнсездер, бу яссылыкта сезнең “текст” төшенчә-категориягә карата игътибарыгыз, кызыксынуыгыз артты. Моңарчы бит сөйләмнең нигезен тәшкил иткән текст төшенчәсенә татар тел гыйлемендә гафу ителмәслек битарафлык яшәп килде. Сөйләм ихтыяҗлары карашыннан күзәтә башласак, бу категориянең бихисап мөмкинлекләре ачылачагы күренеп тора.
   
Башка лингвистик категорияләрнең дә (аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, синтаксик бөтен һ.б.) сөйләм системасы шартларында өйрәнелгәндә күп кенә өстәмә  сыйфат-мөмкинлекләре ачылып-ачылып китәчәгенә өмет зурдан. Менә шул әле ачылмаган мөмкинлекләрне эзләү, табуны, гамәлгә кертә баруны лингвистика һәм сөйләмият үзләренең уртак бурычы санап, бер-берсенә “заказлар бирешеп”, бер-берсенең эшчәнлеген, хезмәт нәтиҗәләрен контрольдә тотышып эш иткәндә, мондый тәртип ике фән тармагының да үсешенә китерер иде.
   
Шул ук вакытта сөйләмиятнең моңарчы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән “үз проблемалары” да хәттин ашкан. Алар икетеллелек шартларында аеруча ишәя, катлаулана. Күпчелек татар гаиләләрендә көнкүреш сөйләменең язма (мәсәлән, телефон-сморфонда язышу, хат алышу) һәм әйтмә төрләрендә диалогның бер үк вакытта татарча – татарча, татарча – урысча, урысча –урысча корылуы, фикернең бер телдә уйланып та, аңда ук синхрон рәвештә тәрҗемә ителеп, икенче телдә белдерелүе һ.б. күренешләр гадәткә кереп бара. Мондый катлаулы процесста сөйләм ничек барлыкка килә, аралашу чарасы буларак тел нинди үзгәрешләргә дучар ителә, тел һәм сөйләм нормалары ничек канунлаштырыла – боларның барысына да фәнни нигездә җавап бирергә вакыт җитте. Татар теленең дәүләт теле статусы алуы уңаеннан да шуңа охшаш мәсьәләләр әледән-әле туып тора; туып торачак та.
   
Катлаулылык янә шунда, мондый шартларда фәнни-нәзәри эшчәнлек гамәли эшчәнлек белән  бергә үрелеп барганда гына аның уңай нәтиҗәләре булыр. Әлбәттә, мондый эшчәнлек  алдан планлаштырып, дәүләти колач белән күмәк хезмәт сорый, аны ялгыз галимнәр генә гүгел, хәтта аерым бер энтузиаст оешмага да ерып чыгу җиңел булмас. Өстәвенә әле, лингвистика белән, сөйләмият белән күршедәш фәннәрне дә өйрәнү, телче һәм сөйләмче галимнәрнең башка күп тармаклардан хәбәрдәр булуы сорала. Һәрхәлдә бу мөһим эшнең тәҗрибәле, сыналган фәнни үзәктә оештырылган булуы, махсус җиһазландырылган лаборатория шартларында алып барылуы зарурдыр.
   
Заманында без бу уйларыбызны бәян иткән идек инде; егерменче гасыр башында бу юнәләештә берникадәр җанлану да булып алган иде, тик, ни кызганыч, илдәге сәяси-иҗтимагый хәләт белән бәйле булган битарафлык, сүлпәнәю чоры башланды, аерым шәхесләрнең генә башлангычы, тырышлыгы үсеп, тамыр җәеп китә алмады.
   
Моның белән, әлбәттә, килешергә һич тә ярамый. Шунысы ап-ачык, без бу җаваплы, милләт киләчәге өчен әһәмиятле вазыйфадан берничек тә  тайпыла алмыйбыз – җәмгыять булып яшибез икән, тормышыбыз, халкыбыз, милләтебез алга барсын, тәрәккыять итсен дибез икән, тоткан кыйблабыз нәкъ шушы гына, башкача була алмый. Кешеләрнең аралашу-аңлашу процессы, аларның гомумкешелек сыйфаты һәм ихтыяҗы буларак, киләчәктә дә төрләнәчәк, катлауланачак, яшәешебездәге әһәмияте үскәннән-үсә генә барачак.
   
Диккать итми калмагансыздыр, өч хезмәтебез дә “Оныкларыма” дип махсус шигарь белән тәгаенләнгән-тамгаланган.  Бу – алар, ягъни киләчәк буыннар ана теленнән аерылмасын, гомерлек аралашу-аңлашу чарасы буларак куллану гадәтеннән мәхрүм булмасын дигән изге нияттән. Телебез язмышының киләчәген дә алар хәл итә, татар сөйләменең язмышы, бөтен өмет – алар теләгендә, алар тәгъдирендә.
   
Өч хезмәттә дә уртак янә бер үзенчәлек – ул аларның исеме Габдулла Тукаебызның милләтебез гимнына әверелгән мәшһүр шигыреннән алынган  гыйбарәләр. Даһи шагыйрьнең милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган, илебезне дә ил буларак тотып торган нигез ташларының берсе – туган телебез өчен горурлыгы да, аның язмышы өчен януы да җан авазы булып чыккан бу шигыре безнең дә бүгенге теләк-фикерләребез белән аваздаш бит. Телебез яшли ниятләребезгә килсәкәсә, Тукаебыз онытылмас, Тукаебыз яшәгәндә телебезгә дә сан булыр, үзебез дә милләт буларак, халык буларак югалмабыз.    
 
Инде гамәли  ниятләребезгә килсәк, сөйләмебезне камилләштерү күнегүләрен көндәлек дәвам иттерү ихтыяҗын канәгатьләндерү юлыннан атларга кирәктер. Мәгълүм ки, газиз телебезнең яшәешен тәэмин итә торган төп кануннары бар, шулар төгәл үтәлгәндә генә сәйләмебез камил була ала. Шул хакта элегрәк башлап җибәргән әңгәмәләр тәлгәшен дәвам иттерү  муаффыйк булыр дип уйлыйбыз.  
 
                                                                                                        Илдар Низамов,
 филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»