поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
26.03.2020 Криминал

Роддомнан чит бала белән кайтканын ире дә сизмәгән

Бер генә әнине дә битараф калдырмаган хәл Мари Эл республикасында булган. Бер хатын йөкле чагында баласын югалткач, роддомнан яңа туган кыз баланы урлап алып кайткан.

Кеше бәхетен урлап, бәхетле булырмын дип ялгышкандыр, күрәсең. Бу җинаятен ул берничә ай алдан планлаштырган. Һәм менә шушы көннәрдә теләген тормышка ашырган да инде.
 
Бу көнне Йошкар-Оланың перинаталь үзәгендә яңа туган бала югалуы турындагы хәбәр яшен тизлегендә тарала. Барлык мәгълүмат чаралары: интернет, телевидение, радио - тик шул хәл турында сөйлиләр, «Лиза Алерт» эзләү төркеме дә төрле якка белдерү тарата: "Өч көнлек сабый югалды! Табарга ярдәм итегез!"
 
Шул ук сәгатьләрдә перинаталь үзәкнең коридорында йөрүче сәер хатынның фотосы пәйда була. Эчке эшләр министрлыгы 600гә якын хезмәткәрен эзләшергә җибәрә. Бәхеткә каршы, шул ук көнне баланың табылуы, һәм исән-сау булуы ачыклана. Оперативникларның тырышлыгы ярдәмендә бу җинаятьнең эзенә тиз төшәләр. Аларга сабыйның кайда булуы турында мәгълүматны җиткерәләр һәм раслыйлар. Якынча 22.30 сәгатьтләрдә полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәтләр ирле-хатынлы — Анастасия һәм Константин Михеевларга килә. Алар ирнең әти-әнисе белән бер йортта яшәгәннәр. Ишекне гаилә башлыгы ача һәм башта хәлне аңламыйча, "көтелмәгән кунакларга" түргә узарга куша.
 
Яшь әти шул минутка кадәр сабыйны үзләренеке дип уйлаган. Сөекле хатыны йөкле булып йөргәнен дә күргәч, бала табу йортыннан алып кайткач, аны-моны уйламаган да. Полиция хезмәткәрләре бу гаилә белән озын-озак сөйләшеп тормаганнар, Анастасиягә киенеп чыгарга кушканнар. «03» хезмәткәрләре сабыйны тикшергәннәр — кыз пөхтә киемдә, чиста һәм тук булган. Баланы хастаханәгә алып барып, медицина тикшерүе үткәргәннән соң, үз әнисе Аленага тапшырганнар.
 
Ул арада тикшерүчеләр Михеевлар гаиләсендә соңгы айларда булган вакыйгалар белән кызыксынганнар. Бер җирдә дә эшләмәүче Анастасия һәм Константин узган елның җәй башында өйләнешкән булган. Хатын балага узгач, табибка барып, исәпкә баскан. Декабрь аенда Анастасия җиденче айда баласын югалткан. Хатын әлеге кызчыкны урлаган җиргә - перинаталь үзәккә мөрәҗәгать иткән. Ул чакта табиблар аңа тиешле ярдәм күрсәтеп, кайтарып җибәргәннәр. Күрәсең, мәкерле планы нәкъ менә шул вакытта туган аның. Баласын югалтуын хатын беркемгә дә әйтмәгән, хәтта иреннән дә яшергән. Соңрак якыннары сөйләвенчә, ул электән тулы гәүдәле булгач, алар бернинди үзгәрешләрне күрмәгәннәр һәм аны һаман йөкле дип уйлаганнар.
 
16 мартта ул иренә бала табарга вакыт җитте дип өеннән чыгып киткән. Өч көн буена югалып торган, соңрак, хәл ачыклангач та кайда йөргәнен әйтмәгән. 19 март көнне "яшь әни" өенә кайтып, якыннары белән кызы туу шатлыгын уртаклашкан. Ә сабый кайда дип сорагач, ул кызның битенә ниндидер кызыл тимгелләр чыгып, табиблар алып калды дигән. 23 март көнне исә баланы алырга барачагын һәм төш вакытында тантаналы "выписка" булачагын белдергән.
 
Тикшерүчеләргә бала тудыру йорты хезмәткәрләре сөйләвенчә, ул көнне Анастасия бүлеккә халатта узган. Тик ул аякларына тапочка урынына чешки һәм, җитмәсә, колготки кигән булган (бала табу йортында болай киенү рөхсәт ителми). Шуңа күрә шәфкать туташлары аның бу катта нишләп йөрүе белән кызыксынганнар. Әмма ул моңа да бик яхшы әзерләнгән була, биредә ятучы бер пациентның фамилиясен, палата номерын әйткән. Кызганычка каршы, мондый җавап бала тудыру йорты хезмәткәрләрен канәгатьләндергән. Анастасия шактый озак вакыт бу бүлек буенча йөреп, палаталарга кереп, пациентлар белән сөйләшеп йөргән. Җинаятьче, бер палатадан (өч урынлык) барлык өч әнинең дә процедураларга киткән вакытын туры китереп, баланы алып чыгып киткән. Өч сабый арасыннан ул кыз баланы сайлаган (кайбер мәгълүматлар буенча, Анастасия элегрәк тә кыз көткән). Ул аны конвертка төргән һәм хәтта бәйрәм тасмасы белән бәйләгән.
 
Аста хатынны чәчәк гөлләмәсе тоткан бәхетле ире, каенанасы һәм каенатасы каршы алган. Алар машинада өйләренә кайтып киткәннәр.
 
Анастасия үзенең бу җинаятькә баруын бары тик бәхетле хатын булырга теләве белән аңлаткан.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: mk.ru
Фото: news.myseldon.com

---
Идел
№ --- | 26.03.2020
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы