|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2020 Әдәбият
Татарстан китап нәшриятында барлыгы 700 сәгатьлек аудиокитап яздырылганТатарстан китап нәшрияты күренекле әдипләребезнең әсәрләреннән аудиокитаплар яздыруны дәвам итә. Әсәрләрне радио һәм телевидение дикторлары, танылган театр артистлары укый. Студиядә эш бәйрәм һәм ял көннәрендә дә туктап тормый. Хәзерге вакытта Рабит Батулланың "Сөембикә", "Юл буенда зәңгәр чәчәк" әсәрләре, Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повесте укыла. Чиратта - Хәсән Сарьян, Әминә Бикчәнтәева, Рәшит Бәшәр әсәрләре.
⠀
Исегезгә төшерәбез, Татарстан китап нәшрияты әлеге проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2018 елда башлап җибәргән иде. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр 700 сәгатьтән күбрәк аудиокитап яздырылды. Теләгән һәркем www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә кереп, әлеге китапларны бушлай тыңлый һәм үзенә күчерә ала.
--- |
Иң күп укылган
|