|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2020 Шоу-бизнес
DJ Radik туган көнен билгеләп үттеДи-джей Радик 22 мартта туган көнен билгеләп узды. Аңа 34 яшь тулды. Радик Яруллин 8 яшеннән үк синтезаторда, гитарада уйный башлый, беренче аранжировкаларын иҗат итә. 15 яшь тулганда фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, музыкаль менеджмент курсы буенча Рок-лицейга укырга керә, 2008 елда Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең музыкаль менеджмент һәм продюсерлык бүлеген уңышлы тәмамлый.
Аннан соң DJ Radik «C_File» рок-төркеме солисты була, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина җитәкчелегендәге «Айкай” төркемендә солист, аранжировкалар ясау остасы буларак хезмәт итә. Популяр татар эстрадасы артистларының җырларына ремикслар ясаган, татарча дискотекалар оештырып, уңыш казанган DJ Radik бүгенге көндә продюсер буларак татар һәм Россия шоу-бизнесында зур проектларны гамәлгә ашыру өстендә эш алып бара.
--- |
Иң күп укылган
|