поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2020 Мәдәният

Һаман яшь син, дәртле һәм ялкынлы

Белгәнебезчә, апрель башында мәңге яшь, дәртле "Ялкынлы яшьлек" халык ансамбленең зур бәйрәмен - 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шушы олуг бәйрәмгә багышланган чаралар башланган да инде: “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре белән берлектә, өлкәбезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә гамьле дә, ямьле дә очрашулар оештырып, матур, халыкчан концерт программасы белән чыгыш ясап йөри алар.

Бу очрашулар Иске Усман һәм Иске Ярмәктә дә узды.
 
“Бердәмлек” басмасы якын булгандай, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә ят түгел миңа. Беренчедән, мин шушы ансамбльне оештыручыларның берсе - менә инде 50 ел алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз ага Колючевны якыннан беләм. Аңа хөрмәтем зур. Ул - белемле, кешелекле, итагатьле һәм ачык йөзле, тәмле сүзле кеше. Хөкүмәт тарафыннан да аның хезмәте югары бәяләнеп килә, дәрәҗәле исемнәре дә байтак кына. Алдагы көннәрдә дә аңа сәламәтлектә, халыкка хезмәт итү юлында булырга насыйп булсын.
 
Бу коллектив турында бар яктан да хәбәрдармын һәм хәтта китап язарлыгым да бар. Бусы, бәлки, киләчәктә булыр, исән булсак. Ә бүген хатирәләремне яңартасым, узган елларга кайтып киләсем килә.
 
...1970 елның апрель башында оештырылган ансамбль җиде елдан Халык ансамбле исемен яулый һәм менә инде 43 ел буе шул исеменә тап төшермичә, аклап килә. Илебездә алар булмаган җир юктыр - кайда татар яши, алар шунда: Ырынбур, Ульян, Пенза өлкәләре, Татарстан, Башкортостан, Санкт-Петербург, Мәскәү… Кайда гына барсалар да, аларны җылы кабул итәләр, кайнар ал-кышларга күмәләр, кабат килүләрен соралып, хөрмәтләп озатып калалар. Аларны данлап газета-журналларга язалар, зәңгәр экраннар аша концертларын күрсәтәләр.
 
Шушы ансамбльдә күпме яшьләр канат чыгарды, дөньяга танылды! Якыннан белгән (алар, кызганычка каршы, барысы да вакытсыз бакыйлыкка күчтеләр, искә алуыбыз дога булып барсын) нәфис сүз остасы Рифкать Фәретдинов, балетмейстер Альберт Гаязов, гармунчылар Рөстәм Вәлиев, Мидхәт Фәхретдинов һәм Наил Нурмөхәммәтовларны да искә алып үтәсем килә. Мидхәт минем тормыш иптәшем булса (ул 1976-77нче елларда шушы коллективта аккомпаниатор булып эшләгән), Наил безнең гаилә дустыбыз иде. Наил - баянчы, үзешчән композитор, көчле аккомпаниатор... Кыскасы, ансамбльнең табышы да, сагышы да…
 
Бер елны Самарада узган Нәүрүз бәйрәменә Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева да чакырылган иде. Шул вакытта Зөһрә: “Бүген сезнең каршыда, хөрмәтле тамашачым, якташыгыз, танылган гармунчы Наил Нурмөхәммәтов белән чыгыш ясарга булдым. Шундый оста баянчы булганда, Рамил Курамшинны алып килмәдем инде, Наил уйнаганга җырлавы җиңел”, - дип, Наилгә зур бәя биргән иде. Әйе, гармунчы белән җырчы бер сулышта булганда, тәңгәл килгәндә генә әсәр матур яңгырый һәм халык күңеленә хуш килә шул. Наил һәм Мидхәт уйнаганга кушылып җырлавы миңа да ансат иде…
 
Җырчыларга килгәндә, чибәр, моңлы тавышлы Галия Мостафина, Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаевларны әйтеп узмыйча булмый. Аларның чыгышын халык көтеп ала, яратып тыңлый, кайнар алкышларга һәм чәчәкләргә күмә. Дөрес, кызганычка каршы, Галия хәзер җырламый инде, шулай да ул һаман безнең күңелләрдә.
 
Ә хәзер Иске Усманда һәм Иске Ярмәктә узган концерт-тамашага әйләнеп кайтыйк. Тамашаны “Ялкын” биюе белән кызлар ачып җибәрде. Матур, зәвыклы сәхнә киемнәре, заманча, дәртле бию. Бу бию белән концертны юкка гына башлап җибәрмәгәндер коллектив. Ниндидер мәгънә дә салынгандыр аңа: “Без һаман яшь, дәртле һәм ялкынлы!” – дияселәре килгәндер.
 
Концерт программасын өлкәбезнең танылган шәхесе Альбина Мәхмүтова һәм яшь җырчы, нәфис сүз остасы Айрат Сәлимов алып бардылар. Әйтергә кирәк, программа эчтәлекле, матур итеп төзелгән иде. Алып баручыларның киемнәре, сөйләүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сәнгатьле итеп шигырь укулары!
 
Концерт программасы җыр-биюләр нәфис сүз белән үрелеп барды һәм сизелми дә үтеп китте. Биючеләр Диана Таһирова, Тимур Бәшәров, Ләйсән Хәбирова, Юлия Салюкова һәм Гөлнәзирә Нуруллиналар башкарган биюләрне, аларның сәхнә киемнәрен карап хозурландык. Бу искиткеч биюләрне сәхнәгә хореограф Гөлнәзирә Нуруллина куйган. Афәрин, Гөлнәзирә сеңелем! Иҗат ялкыннарың сүнмәсен, иҗат чишмәләрең кипмәсен, тулып, ташып торсын. Алдагы көннәрдә дә сиңа ялкынланып иҗат итәргә, ә безгә, тамашачыларга, синең матурдан-матур биюләреңне карап хозурланырга язсын.
 
Җырчыларга килгәндә, шуны әйтәсем килә: алар элек тә төрле юнәлештә иҗат иттеләр һәм бүген дә шулай. Беркайчан да берсен-берсе кабатламыйлар. Халык җырларын балачактан үз иткән, һәр күзәнәгенә сеңдергән Искәндәр Әхмәтов - халык күңелен яулаган җырчы. Моңлы тавышы, җыр репертуарын сайлый белүе, сәхнәдә үз-үзен тотышы, милли киемнәрдән чыгыш ясавы белән якын ул безгә.
 
Әйтергә кирәк, бу концертта ансамбльнең бер өлеше генә катнашуга карамастан, мин үзем өчен яңа талантлар ачтым. Әллә ул минем өчен генә яңалык булды микән? Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда мин аларның чыгышларын күптән күргәнем булмады шул. Моңлы тавышлы, чибәр Алсу Сабированы Бозбаш авылының 100 еллыгында күргән булсам, Шамилә Ибраһимова, Фәнил Зыятдинов һәм Айрат Сәлимовларны беренче мәртәбә ишетүем.
 
Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районында үткәрелеп килүче “Ак хисләр” региональ конкурс-фестиваленең Гран-при иясе, шушы җирлекнең Кутлуй авылы егете, яшь, чибәр, нәфис сүз остасы Айрат Сәлимов - ансамбльнең зур табышы дияр идем. Көчле-моңлы тавышы, сөйкемлелеге белән җәлеп итә ул тамашачыны. Сәхнә кешесе шундый булырга тиештер дә ул. Өлкәбезнең югары уку йортларының берсендә белем алудан тыш, профессорлар Миңгол Галиев һәм Венера Ганиевалардан вокал дәресләре алган егет ул. Афә-рин, Айрат!
 
Бәширә Насыйрованы һәм Хәния Фәрхине кушсаң, Шамилә Ибраһимова исемле җырчы килеп чыга. Зәвыклы киеме, сихри тавышы Шамиләне шундук үз итә.
 
Фәнил Зыятдинов исә үзенчәлекле җырчы, һәвәскәр шагыйрь, композитор. Үз җырларын баянда уйнап башкара ул. Табигатьтән мул итеп алган моңнан тыш, зифа буй-сынын да кызганмаган аңа Ходай Тәгалә. Үзеңә үзең уйнап җырлау җиңел түгел, икеләтә көч таләп итә. Әгәр дә Фәнил, Наил яисә Мидхәт кебек оста аккомпаниаторларга кушылып җырласа, җырчы буларак зур үрләр яулар иде. Көчле җырчы. Берүк, күз тимәсен үзенә. Үзең сайлаган юлдан тайпылма, Фәнил! Җыр бит ул кешене яшәртә дә, яшәтә дә.
 
Дөрес, без, тамашачылар, Илнур Алтынбаев та, үзебезнең як таланты Әлфия Йосыпова-Сөнгатова да килер дигән теләктә идек. Илгиз абый үзе дә юк иде нишләптер.
 
Шулай да концерт көчле, күңелгә ятышлы булды. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле артистлар. Алдагы көннәрдә дә саулыкта-сәламәтлектә иҗат итәргә, халыкка хезмәт итеп, күңелен яуларга насыйп булсын сезгә.
 
Камышлы администрациясендә мәдәниятне үстерү секторы мөдире Илсөяр Шәйхетдиновага һәм миңа менә шундый гамьле дә, ямьле дә очрашуларда катнашырга һәм үз өлешебезне кертергә насыйп булды.
 
Мәкаләм ахырында артистлар һәм үзебезнең исемнән җирле идарә башлыклары Мидхәт Шәйдуллинга, Минсәгыйть Шәйхетдиновка, “Әлифба” музее хуҗабикәсе Нурания Абзаловага, клуб хезмәткәрләренә җылы каршы алып, матур итеп кунак итүләре өчен зур рәхмәтләр әйтеп, үзләренә сәламәтлек, ә тынгысыз эшләрендә уңышлар гына телисе кала.
 
 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА
Бердәмлек
№ --- | 23.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»