поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.03.2020 Криминал

Тикшерү комитеты Балык Бистәсе "Акчарлак" балалар йортында кызларга бәйләнү турында эшне туктаткан

Приюттагы ир-ат укытучыларның берсе бәйләнүләренә зарланган кызлар үз гаризаларын кире алган булырга мөмкин. Татарстанның тикшерү комитеты республиканың Балык Бистәсе районында балалар йортында тәрбияләнүче балигъ булмаган кызларга ир-ат укытучы бәйләнүе турында җинаять эшен караудан туктаган.

Бу турыда Idel.Реалии-гә юрист Алексей Златкин хәбәр иткән.
 
Ул зыян күргән кызларның берсе – Мелисса Сафинаны яклый.
 
Златкин сөйләгәнчә, Мелиссаның туганнары Тикшерү комитеты янында кызны гаиләсенә кайтаруны таләп итеп пикет ясаган. Комитет вәкилләре пикетчыларны бинага чакырып, эшнең туктатылганнын хәбәр иткән. Алар шулай ук бу эштә бары Мелисса Сафинаның гына шикаяте калганын әйткән. Эш ачылганда укытучыга зарланып берничә кыз гариза язган булган. Хәзер бу кызлар гаризаларын кире алган дип фаразлана.
 
Активист Лиана Тимерханова белдергәнчә, эшне “җинаять кылу булмау” сәбәпле туктатканнар. Адвокат Златкинга бу турыда бернинди документлар да күрсәтмәгәннәр диелә. Юрист бу документларны соратып алып, эшне туктату турында карарны шулар нигезендә шикаять итәргә җыена.
 
“Кызларга бәйләнүдә гаепләнгән укытучы “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы булып тора, һәм ул Сайлау комитетының хәлиткеч тавышка ия булган әгъзасы. Эшне туктату сәбәбен мин шунда күрәм” дигән Златкин.
Балык Бистәсендәге “Акчарлак” балалар йортында кызларга бәйләнү очрагы нигезендә җинаять эше 2020 елның гыйнварында ачылган иде.
 
Аңа кадәр приюттагы дистәгә якын кыз бала үзләре “Марсель абый” дип йөртә торган укытучының аларның интим урыннарыннан тотуы турында видео яздырып интернетта чыгарды. Җинаять эше “Сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре” маддәсе нигезендә ачылды.
 
Ун яшьлек Мелисса Сафина бәйләнүләр турында сөйләүчеләрнең берсе. Бу җәнҗал килеп чыккач, кызларны бүтән балалар йортларына күчергәннәр. Мелиссаның әнисе һәм әбисе хәзер баланы гаиләгә кире кайтарырга тели, алар опека органнары баланы гаиләдән 2019 елның көзендә канун бозып тартып алды дип белдерә.
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»