|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2020 Киңәш-табыш
"Ханский Дом" 4 980 000 сумга футболка сата... (ФОТО)“Ханский дом” төзелеш ширкәте белдерүенчә, алар өчен кризис юк. "Финанс базарында хәлләр көннән-көн кискенләшә, акцияләрнең бәяләре төшә, доллар һәм евро үсә, миллиардерлар югалтулар кичерә... Ә безгә куркыныч түгел!”, - ди “Ханский дом” җитәкчелеге. "Ханский Дом" төзелеш оешмасы акция игълан итә: 4 980 000 сумга футболка сатып алган кешегә йорт – бүләккә! Бу шаярту түгел, ди алар.
Илдә тотрыксыз финанс хәле булганда, йорт төзелешенә кертем ясарга киңәш итәләр. Йорт төзелешенә акчасын сарыф иткән кеше беркайчан да акчасын югалтмаячак, чөнки аның бәясе төшмәячәк.
Футболка 100% мамыктан торган сыйфатлы тукымадан тегелгән, кызыклы дизайнер принты төшерелгән, S үлчәменнән алып XXL үлчәменә кадәр бар. Ә футболка сатып алган кешегә "Проект Ханский-155" проект буенча төзелгән ике катлы, тулысынча ясалган, гаражы да булган йорт бүләк ителә. Өй эче иң таләпчән хуҗабикәләр ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп тулыландырылган.
Сораулар туган очракта "Ханский Дом" оешмасының үзенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|