|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2020 Мәдәният
Ильяс Халиков: “Ике баз бәрәңге бар. Запас җыймыйбыз. Ә 17нче апрельдә концерт булачак!”Кеше карабодай ала дип, Ильяс Халиков карабодай ашап караган. “Мин бөтенләй карабодай ашамыйм икән, дөгене пылау пешерү өчен алабыз, әлбәттә, ә менә карабодайга бөтенләй игътибар бирмим икән”, - дип сөйләде мөнәҗәтләр, нәшидләр башкаручы дини җырчы, вәгазьче Ильяс Халиков. Хатыны Нурфия: “Ике баз бәрәңге бар”, - дигәч, запас җыймаска булганнар. “Кеше куян куа диеп, куян куарга җыенмыйбыз, - ди Ильяс Халиков. - Бөтен кешегә дә азык-төлек җитәчәк, Иншаллаһ. Ачлык килә дип паникага бирелмәгез. Аллаһ ярдәменнән ташламас”, - дип тынычландыра җырчы. Иң мөһим яңалык, әлбәттә, Ильяс Халиковның һәм “Мөнбәр” татар-дини театрының концерты турында. 17нче апрельгә билгеләнгән “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Мәдрәсә – белем чишмәсе” дип исемләнгән концерт булачак.
Бу хакта Ильяс Халиков инстаграмда үзе белдерү ясады. “Карантин 15нче апрельгә кадәр булгач, безнең концерт программасына бу кагылмаячак. Билетларны manzara.online сайтыннан курыкмыйча сатып алыгыз. Концерт карап рухи яктан баеп, бүләкләр дә отып кайтырга мөмкинлек бар”, - диде җырчы.
Концертта билет сатып кергән тамашачылар арасында лотерея уйнату каралганы турында алдарак язган идек. Иң зур бүләк - Гомрә хаҗына юллама.
--- |
Иң күп укылган
|