|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Язмыш
"Коронавирус безне аерылышырга мәҗбүр итәрме?.."Коронавирус көтмәгән бик күп уңайсызлыклар тудырды. Сүз авыру турында гына түгел. Әлеге хәл бик күп гаиләләрне дә аерырга мөмкин. Уфада яшәүче Галинаның ире - Казахстаннан. 31 марттан ир Русиядә яши алмый, аның документларының срогы чыга. Шуңа да ул үз теләге белән илдән чыгарга, ә аннары яңадан хатыны һәм кечкенә кызы янына кайтырга тиеш була. Тик менә кайта алырмы?..
Аркадийның Казахстанда беркеме дә юк. Әмма ул шул ил гражданы булып исәпләнә. Соңгы вакыйгалар нигезендә ил чикләре ябылган. Ягъни ир Русиядән чыга алачак, ә менә аны кайчан кирегә кертәчәкләре билгесез.
Кызганычка каршы, моңа кагылышлы законда әлеге кебек хәлләр барлыкка килгәндә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге язылмаган. Шуңа да бу яшь гаиләнең киләчәге билгесез. Ә бит мондый гаиләләр илдә бик күп...
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|