|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Шоу-бизнес
Мөнир Рахмаев шатлыгыннан сикерә: тәүге тапкыр әти булган (ФОТО)Әлмәт егете, танылган җырчы Мөнир Рахмаев гаиләсендә зур шатлык. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул тәүге тапкыр әти булган. Бүген, 18 март көнне, 4.30 сәгатьтә кызлары туган. “Кызым туды! Шатлыгымнан күкләрдә очам!" - дип уртаклаша ул.
Узган елны башлы-күзле булган җырчы әти булырга җыенуы февральдә билгеле булды. Мөнирнең хатыны Илсөярнең бәби көтү фотосын "Матбугат.ру"да да бастырган идек.
Рахмаев үзенең мәхәббәт хисләрен, тойгы-кичерешләрен санап, сөйгәнен очраткан мизгелне "грипп вирусы" белән чагыштырып истә калды.
"Җаным! Син минем организмыма грипп вирусы кебек килеп кердең. Син минем барлык хыялларымда, минем бүгенге һәм киләчәгемдә. Нәкъ син - минем булачак балаларымның әнисе. Син мине искиткеч көчле итәсең. Тормышымның авыр вакытларында син һәрвакыт миңа көч бирәсең. Яратам сине!" - дигән иде Мөнир Рахмаев.
--- |
Иң күп укылган
|