поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.03.2020 Җәмгыять

Ренат Еникеевның улы әтисен соңгы юлга озатканда: «Мин кем белән яшәрмен икән соң?!»

Асыл затны озатырга да асыллар килде. Мөгаен, бу дөрестер. Ләкин, күңелдә барыбер каршылык ярала. Бакый Урманчелар белән тоташтырган соңгы җепнең өзелүе бит бу. Шуңа күңел халыкның ташкын булып агылуын, олпатны Тукайлар кебек олылап озатуын тели.

Дөрес, күзләрен мәңгелеккә йомган композиторга халыкның күпме булуы әһәмиятле дә түгелдер. Берләшү исәннәргә кирәк. Бу җәһәттән, композитор Ренат Еникеев әсәрләре белән генә түгел, китүе белән дә сискәндерде. Зыялыларның бер тормыш, халыкның икенче тормыш белән яшәвен күрсәтте. Арада – упкын. Хәзер инде кем гаепле дип эзләнәсе түгел, ничек халык белән зыялылар арасына күпер салырга дип уйланасы.
 
Композиторлар берлеге ишегалдына татарның каймагы җыелды. Композиторлар, язучылар, музыкантлар, артистлар, музыка белгечләре, җәмгысе җитмешләп кеше. Болар – Ренат Еникеевны күреп белгән яки аның тәэсирендә формалашкан шәхесләр. Яшьләр дә бар. Скрипкачы Динә Закирова аның әсәрләре белән тәрбияләнүе турында сөйләде:
 
– Ренат абый алдында имтихан тотканым истә. 2012 елны, аның юбилей кичәсендә концерт-поэма башкарырга тиеш идем. Мин аны Шамил Монасыйпов башкаруында тыңлап үстем. Искиткеч моңлы, катлаулы әсәр ул. Чыгышым бик истә калды. Чөнки залда гади тамашачы түгел, бөтенесе диярлек профессорлар. Бер мәлне хәтеремне югалткандай булдым. Каушасам да, үзлектән уйнап чыктым. Концерт беткәч, Ренат абый сәхнә артына менде һәм хәерхаһлы булып, аркадан сөеп китте. Яшьләрне үсендерә белә иде.
 
Үзе өчен түгел, милләт дип яшәде дип искә алды Россиянең халык артисты Лима Кустабаева:
 
– Могиканнарның соңгысын озатабыз. Аның һәр әсәре тирән, тетрәндергеч иде. Симфоник әсәрләре дә, җырлары да, концерт-поэмалары да. Бер генә “проходной” нотасы да юк әсәрләрендә. Автор буларак кына түгел, кеше буларак халыкның сөекле улы иде ул. Мисалга, аның Сәйдәш әсәрләрен җыеп, туплап, редакцияләп нәшер иткән өч томлыгын гына алыйк. Ул үз иҗаты өчен генә яшәмәгән, ә татар өчен кыйммәтле, ләкин югалу ихтималы булган әсәрләрне җыйган, аңлыйсызмы? Һәм менә шундый шәхеснең әсәрләре радио-телевидениедә яңгырамый. Эфирны баскан арзанлы музыка белән Еникеевларга алмаш тәрбияләп булмый! Чынлап та, безнең гасырда әле андый композиторның булганы юк.
 
Композитор-пианист буларак алар икәү иде, ди композитор Илһам Байтирәк:
– Музыка юнәлешендәге барлык уку йортларында Ренат Ениеев әсәрләрен уйныйлар. Мин дә аның әсәрләрендә тәрбияләндем. Безнең татар композиторлары арасында пианистлар күп булмады. Ул Рөстәм Яхин һәм Ренат Еникеев кына. Аннан соң скрипка өчен язган әсәрләре искиткеч. Мин аның белән беренче тапкыр мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда очраштым. Ул Шамил Монасыйпов белән килгән иде. Алар татар халык әсәрләрен башкарды. Бу очрашу язмышыма тәэсир итте дип уйлыйм. Мин аңа Ходай моң биргән композитор дип атыйм. Җырларыннан “Кәккүк”не, “Синең эзләр”, “Ак дулкыннар”ны бөтен кеше белә, классик әсәрләреннән “Рапсодия”, “Дүрт мәсәл” чын җәүһәрләр. Исән чакта ук исән классик дип әйтә идек.
 
Камал театры Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров Ринат Еникеевның театр белән элемтәләре турында сөйләде:
 
– Үзем дә яшь идем әле ул чакта. Режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановка, шундый зур композитор бар, аның белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, дидем. Башта кичәләренә, концертларына йөрдек. Аннары Марсель “Кол Гали” (Нурихан Фәттах) спектакленә алынды. Аңа музыканы Ренат Ениеев язды. Ул искиткеч симфонист иде. Бик пөхтә композитор. Театрны бик ярата иде. Щепкинчылар белән аралашып, бер гаилә кебек яшәделәр. Соңгы елларда Ренатның шалтыратышып аралашырга да хәле юк иде инде…
Ул көнне җыелган халык шәхес кадере турында уйланды. Бармы ул бездә? Сорауга җавап кирәкми инде. Ренат Еникеев матди яктан авыр хәлдә яшәгән. Музыка белгече, профессор Зимфира Сәйдәшева аның соңгы вакытта әсәрләре өчен гонорар да алганы булмады, дип әйтте. Күршеләре дә хәлләре авыр иде, диделәр. Белдек, әмма нишлик соң, үзебез дә мөшкел хәлдә бит, диде бер музыкант.
 
Ярый инде, хушлашу чарасында Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резедә Әхиярова иҗатын өйрәнеп, монография туплап чыгарырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Аның исемендәге урам, яшәгән йортына истәлек тактасы куелырга тиешлеген искәртте. Мәдәният министры Ирада Әюпова без бу эшне иртәгә үк башларбыз, дип өметләндерде. Һәйкәл кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады, башкасы да. Җыелган халыкның әйтер сүзе күп иде. Ләкин мәетне тоткарлау ярамый. Менә аны күтәреп алып чыктылар, җеназа намазына тезелеп бастылар. Шул вакыт берлекнең фойесында үзәк өзгеч күренеш булды. Ренат Еникеевның улы Надир гасабиланып: “Мин кем белән яшәрмен икән соң?” – дип сорады. Бу гаиләне якыннан белгән кешеләрнең күзләренә яшь тыгылды. Надир үзе карауга мохтаҗ. Аны кем кайгыртыр? Фатирына кызыгып, аны харап итмәсләрме? Бу сораулары Мәдәният министрлыгы үз җаваплылыгына алсын иде.
 
Ренат Әхмәт улы Еникеевның җәсәде 1938 елны җирләнгән әтисе каберенә иңдерелде. Гыйнвар башында дөнья күргән хатыны Нәргиз Мөштәри әнисе кабере өстенә җирләнгән булган. Затлы нәсел вәкилләре Татар бистәсендә катлы-катлы булып ята. Бу да үзенә күрә бер символ инде.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.03.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»