|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2020 Фаҗига
Сабый берничә көн үлгән әнисе янында яшәгәнМәскәүдә бер яшьлек сабыйның әнисен кыйнап үтерүдә шикләнелүче ирне кулга алганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, 27 яшьлек мәрхүм хатынның тәнендә җәрәхәтләр күп булган. Бер яшьлек кызы ике көн үлгән әнисе янында яшәгән. Коткаручылар фатирларын ачып кергәндә, сабый ачлыктан һәм сусаудан тәмам хәлсезләнгән булган.
РенТВ телеканалы мәгълүматлары буенча, үлеменең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Җинаять кылган ир хатынның йөргән егете булган, соңгы вакытта бергә яшәгәннәр. Ул эчәргә яраткан һәм сөйгәненә еш кына кул күтәргән. Соңгы өч көндә аның исерек йөрүен күргәннәр.
Баланы табиблар хастаханәгә салган. Бүгенге көндә аның сәламәтлегенә берни янамый, ди.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: mk.ru
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|