поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
11.07.2010 Мәдәният

РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА: “ЭЧКЕРСЕЗ,РИЯСЫЗ БУЛСАҢ ГЫНА БАЛА КҮҢЕЛЕНӘ ҮТӘ АЛАСЫҢ!”

"Шундый киң күңелле, искиткеч затлар була, аларның иң асыл сыйфаты – кешеләрне ярату. Мондый затлылыкның чыганагы тормышны үз итүдә, яшәешнең иң әүвәл күзне иркәләрлек якларын күрә белүдә. Мондый кешенең күңел кыллары да нәзберегрәк, ныграк тартылучан. Ул үзе һәр күренешне нечкәләп кабул иткән кебек, башкаларның да хис-кичерешләрен сизгер тоемлый. Гадәттә, мондый шәхесләр табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән тирән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә матурлык тудыралар, һәрхәлдә шуңа омтылалар," – дип яза филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин шагыйрә Резеда Вәлиева хакында.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган бик күп җырлар авторы Резеда ханым быел олуг юбилеен билгеләп уза.

 

– Резедә ханым, олы яшьтә булсагыз да мәхәббәт турында шигырьләр язасыз. Шагыйрь әйткәнчә, "мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән"лектән киләме бу?

 

– Әлбәттә, мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән. Монда бит егет белән кыз арасындагы мәхәббәт кенә түгел. Мәхәббәт ул бик киң мәгънәгә ия. Мин үземнең иҗатымда мәхәббәтне иң беренче ана белән бала арасында, ата белән бала арасында, аннары халыкка, туган телгә, тирә як мохиткә карата сөю хис дип беләм. Аннан ул хис үсә, катлаулана бара. Мәхәббәтне үзем шулай аңлыйм. Минем мәхәббәт турында шигырьләрем бар, ләкин аларны иҗатымның нигезе итеп куймыйм.

 

– Сез озак еллар Татарстан китап нәшриятында балалар редакциясендә мөхәррир булып эшләдегез. Әти-әниегезнең дә укытучылар булганын беләбез. Әтиегез сирәк очрый торган Тәүгалүн исемен йөрткән...

 

– Исемемне үз гомеремдә бер генә мәртәбә ишеттем, бик сирәк исем икән, дип әткәй үзе дә әйтә торган иде.

 

– Гаиләсендә шагыйрә үстергән ата ниндирәк кеше иде соң ул?

 

– Ул гаҗәп иде, слушай (Резеда апа шулай тәмле итеп сөйләшә – М.К.) Әткәйне бөтен авыл, район халкы яраталар иде. Ул – ике Ленин ордены кавалеры. Россиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы исемен йөртте. Гомер бакый рус теле һәм әдәбияты укытты, һәрвакыт директор вазифаларын башкарды. Кая гына җибәрмәсеннәр, шунда яңа мәктәп салдыра иде. Бер урында гына эшләмәде. Авылдан авылга, районнан районнарга күчеп бик күп мәктәпләр төзүдә башлап йөргәне хәтердә. Шуңа күрәдер инде – аның хезмәтен хөкүмәт тә күрде, бәяләде. Язмышы бик матур булды. Әнкәем дә укытучы иде – башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде.

 

– Резеда апа, Сезнең яшьлек сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда Сезгә ничә яшь иде?

 

– Миңа унбер яшь иде... Ялтырап торган, матур балачагымда, әйтерсең лә, җир өстеннән кара афәт үтте. Авылыбыздан башта укытучылар китте. Әтине : "Син җиңү өчен монда күбрәк файда китерәчәксең, – дип Уфадан кире борып кайтардылар. Күзе дә бик начар күрә иде, ул чагында аңа кырык алты яшь иде бит инде! Сугышка шулай ук апам, абыем китте. Авылда ирләр бетте, төп эшче көчләр калмагач, без төрле кыр эшләренә сибелдек. Ул вакытлар искә төшкәндә, тәннәр чымырдап куя. Балачакны кара болыт каплады. Авыр иде. Ләкин бераздан ияләндек. Озак барды бит сугыш. Мәктәптә укытучылар җитешми иде, авыр шартларда да мәктәпләрне япмадылар. Язган вакытта, караларыбыз туңа торган иде. Нинди генә сынауларга да халык бирешмәде!

 

– Ә 1945 елның 9 маен хәтерлисезме?

 

– Әлбәттә, хәтерлим! Ничек хәтерләмисең инде. Күз яшьле бәйрәм иде инде ул. Безнең гаиләгә җиңелрәк булды. Апам сугыштан исән-сау кайтты. Бер гаиләдән сугыш кырында 4-5 кешесе ятып калганнар да бар иде. Сугыш тәмамлангач та бик авыр булды әле аларга.

 

– Сезнең балаларга атап язылган бик күп шигырьләрегез бар. Ялгышмасам, балалар өчен 35 ләп китабыгыз дөнья күргән. Аларны яшьләр бик яратып укый. Балаларга аерым тел белән язарга кирәк дип әйтәләр...

 

– Алар өчен үзең дә бала булып язарга кирәк. Алар кебек уйлый белергә кирәк. Эчкерсез, риясыз – сабый күңеленә шул вакытта гына барып җитәргә мөмкин.

 

* * *

 

Резеда апа – тынгысыз йөрәкле шагыйрә. Аның 400 дән артык җыры бар, 50ләп китабы басылган, әле бер-бер артлы китаплары чыгып тора. Соңгы вакытта гына да балалар өчен язылган 25 шигыренә көй чыгарылган. "Сүрелмәс җырым син, "Яраттым шул, яраттым", "Минем дусларым" китаплары да – Резеда ханымның соңгы елларда дөнья күргән басмалары. Җәй айларында да ял итәргә исәбе юк аның: балалар җырларын китап итеп чыгару өчен әзерлим, ди. Мөгаен, әтисенең сирәк очраган исеме күк Резеда апа да эшләргә, иҗат итәргә яратылган җандыр ахрысы. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "Тәүгалүн" (Тәфгалүн) исеме – хезмәт сөюче кеше, эш яратучы дигәнне аңлата бит.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 09.07.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы