|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2020 Матбугат
«ШАЯН география" алып баручысы Алия Җамалиева: “Мондый мөмкинлекләр биргәне өчен “Шаян ТВ”га бик зур рәхмәт”“Шаян ТВ” да яз бик нәтиҗәле үтә. Республика районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары гөрли. Телеканалның төп геройлары да иҗади дуслары белән аралашуга бик шат. Яр Чаллы шәһәре, Мамадыш районында узган чараларны күреп кайтып, мәктәп укучыларын «ШАЯН ТВ» дөньясы белән таныштырдылар. Габдулла Тукай әдәби музеенда мәдәни чара уздырдылар. Габдулла Тукай әдәби музеенда мондый экскурсияне айга бер тапкыр музейда күренекле шәхесләр үткәрә. Шаянлы экскурсияне «ШАЯН география» тапшыруы алып баручысы, блогер Алия Җамалиева үткәрде.
Алия Җамалиева үзенең экскурсовод тәҗрибәсе белән уртаклашып, тәэсирләрен дә белдерде: “Миңа эскурсия алып бару бик ошады. Бик кызыклы, шул ук вакытта җаваплы эш. Экскурсиягә әзерләнгәндә, Тукай турында яңа мәгълүмат белдем. Бераз каушадым да, ләкин балаларның кызыксынып тыңлавы тынычландырды. Мондый мөмкинлекләр биргәне өчен “Шаян ТВ”га бик зур рәхмәт".
--- |
Иң күп укылган
|