поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2020 Мәдәният

"Милли моң сакчысы" Әнвәр Шәрәфиевкә 85 яшь тулды

Кичә татар совет композиторларының соңгысы Әнвәр Шәрәфиевкә 85 яшь тулды. Юбилее аңа моңсулык алып килде - якын дусты, хезмәттәше, Тукай премиясе лауреаты, композитор Ренат Еникеевны соңгы юлга озаттылар. Композиторның юбилее уңаеннан "Милли моң сакчысы" исемле язма тәкъдим итәбез.

1973 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиевкә 15 мартта 85 яшь тулды. Шул уңайдан Казан шәһәрендә «Аксу» студиясе аның иҗатына багышланган аудио диск чыгарды. Әлеге студия җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров бу эшне югары дәрәҗәдә башкару өчен зур тырышлык куйды. Ә инде матди чыгымнарны композиторның авылдашы, шундагы депутат, нефтьче җитәкче Линар Галин үз өстенә алды. Музыкаль дискта юбиляр турында кереш сүзне Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укый. Җыентыкта композитор иҗатының өч дистәләп әсәрдән торган бер өлеше тупланган. Анда инструменталь әсәрләр белән бергә мәшһүр җырчылар Зөләйха Хисмәтуллина, Фәхри Насретдинов, Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйззәтуллина язмалары да урын алган. Хәзерге җырчылардан Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова башкаруында «Зәңгәр Ыгым» (сүзләрен якташы Рәшит Зәкиев язган), башкалабызда Әнвәр ага белән күршеләр булып яшәүче Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов башкаруында «Азнакай – гүзәл ягым», композиторның якташы, консерватория тәмамлаган Раушания Җиһангирова башкаруында «Урсай моңнары» җырлары авторның туган ягын сагыну катыш күңел моңнарын чагылдыра. Җыентык яшь буынга музыкаль белем бирү өчен дә менә дигән әсбап булып тора.
 
 
1962 елда «Лирик җырлар» җыентыгы белән башлап, композитор Әнвәр Шәрәфиев ноталарга салынган әсәрләре белән 12 китап чыгара. Бу эшчәнлегенең башында аңа юл күрсәтүчеләр булып композиторлар Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, Казан музыка училищесындагы укытучысы Юрий Виноградов, консерваториядә профессор Альберт Леман кебек атаклы шәхесләр торалар. Татар милли профессиональ музыкасының иң югары күтәрелеш чоры булган узган гасырның 80нче еллары Әнвәр Шәрәфиев иҗатының да чәчәк аткан вакыты була. Шул чор истәлеге булып аңарда бер фото саклана. Ул күпләрнең остазы булган Казан, Ленинград, Мәскәү консерваторияләре профессоры, Сталин премиясе лауреаты Альберт
 
Леманның авторлык концертыннан соң 1981 елның 28 мартында Казан консерваториясендә төшелгән.
 
Ә бит чын музыкант булганчы күпме газаплар, мәхрүмлекләр күрелгән. Гомергә истән чыкмаслык бер вакыйганы сөйли ул. Сугыш тәмамланып килгән чак. Әтисе Җәмил фронтта, яшьләре җитсә дә, ач-ялангач, күбесе ятим-җилпе авыл балаларының мәктәптә уку кайгысы юк. Шул чак Казаннан ниндидер абый-апалар район үзәге булган Тымытыкка килеп, сәләтле балаларны барлап йөриләр. Кечкенә Әнвәрнең 1927нче елгы бертуган абыйсы Вәрис белән икесенә бик кадерле тальян гармуннары була, аны сугышка кадәр үк сатып алган булалар. Әнвәрне тальяны белән өеннән мәктәпкә алып китәләр. Олимпиада шул чакларда ук оештырыла башлаган икән. Уйнап күрсәткәч, барысы да аһ итә, Әнвәр – җиңүче, аңа бүләккә бер шадра сөлге, кер сабыны һәм бер төргәк (кап түгел) шырпы бирәләр. Авылда беркемдә дә юк бит болар! Әнисе Маһираван апаның күзеннән яшьләр ага. Шатлыктан аңга килә алмый торган анага, малаеңны Казанга укырга алып китәбез, диләр. Юк, ди ана өзгәләнеп, әле ул укый-яза да белми, китсә, яңадан мин аны каян эзләп табам, дип баланы җибәрми. Әнвәрнең әтисе фронттан гарипләнеп кайта, шәфкать туташы булган Зөләйха апасы сугыш кырында ятып кала. Үзе мәктәптә дүрт сыйныф укыгач, ишле балалы гаиләне калдырып, авылдашы Рәшит белән, бәхет эзләп, Ютазы станциясеннән Урал якларына юнәлә. Анда күргән михнәтләрне сөйләсәң – үзе бер китап язарлык. Урамда тилмереп йөргән баланы Свердловск балалар приемнигына илтеп урнаштырмаган булсалар, исән калган булыр иде микән? Бүгенге көндә 7 бертуганның 3се исән.
 
 
Зәвыклы иҗатчы музыкаль культурабызны үстерүгә зур өлеш кертеп яши. Ярты гасыр гомерен халкыбызның рухи байлыгын ишәйтүгә хезмәт итеп уздырган өлкән музыкант бүген дә илһамланып иҗат итә. Ул һаман да халык арасында. Бөек Җиңү темасына да яңа әсәрләре өстәлеп тора. Фронтовик-шагыйрь Касыйм Тәхау тарафыннан язылган «Арабызга кайталар» шигыре аның игътибарын җәлеп итә һәм аңа күптән түгел көй яза.
 
Җиргә килде күпме язлар,
Еллар узар, гасырлар.
Һәйкәл булып, бер-бер артлы
Торып баса батырлар...
 
«Уйнагыз гармуннар» республика фестивале дә Әнвәр Шәрәфиевнең Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырының исемен йөртә, гимны санала. Татарстан дәүләт радиосыннан еш кына аның әсәрләреннән төзелгән концерт программалары оештыралар. Җырларны Айдар Фәйзрахманов, Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев, Эмиль Җәләлетдинов, Рөстәм Маликов, Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Люция Хәсәнова һ.б. профессиональ җырчылар үз репертуарларында файдаланалар.
 
Әхмәт Исхак сүзләренә язган «Сандугачкай» җыры Рәбига Сибгатуллина башкаруында ничек аһәңле яңгрый! Аны Фәридә Кудашева башкаруындагы «Йөрәк сере», Әлфия Авзалова яңграткан «Гөлҗамал» җырлары белән янәшә куярга мөмкин.
 
Бездә бөтенләй милли яңгыраш калмаган музыка да язалар. Әнвәр Шәрәфиев тә бу хәлдән риза түгел. «Гомерем буе үзем татарча пентатоник стильдә яздым, теләсәм, атональ, диатоник стильләрдә дә яза алам. Алар безнең милли музыканы бозалар! Шул ук филармония артистлары да, чит илләргә чыкканда, безнең чиста татар музыкасын бөтен җирдә халык яратып тыңлый, дип сөйлиләр. Аягүрә басып, кул чабалар. Бу – безнең үзебезнең матур, үзгәрмәс, гасырлардан килгән милли аһәңебез бар дигән сүз», – ди ул.
 
 
Әнвәр Шәрәфиев – табигате белән лирик композитор. Драматик әсәрләре дә, маршлары да, шаян җырлары да бар. Аның «Наз» җыентыгы соңгы еллардагы иҗат җимешләреннән тора. Аннан соң да иҗат итүдән тукталганы юк әле аның. Исеме халык арасында киң билгеле, музыкаль әсәрләре чит илләрдә дә яңгырый. «Элегия», «Серенада», «Вальс-скерцо», «Поэма» әсәрләре халыкара фестивальләрдә югары бәяләнде. Өлкән композиторның саф әдәби татар телендәге тирән эчтәлекле чыгышлары да күпләргә үрнәк.
 
Шунысы гына йөрәкне әрнетә, ди өлкән композитор, язылган әсәрләргә сорау, кулланылыш юк. Сәясәтчеләребез «Без булдырабыз!» дияргә яратса да, иҗат оешмалары, радио-телевидение түрәләре милли әсәрләрне «Не наш формат!» дияргә ярата. Моның яшерен бер хикмәте шунда – милли мәгарифне генә түгел, милли мәдәниятне дә бетерүгә йөз тоттылар. Опера-балет театры да, Татарстан дәүләт симфоник оркестры да шул заказны үти. Соңгысына җитәкче итеп башка милләт кешесен кую бөтенләй милли симфонияләргә юлны япты. Ә. Шәрәфиевнең моннан 10 ел элек язган 3 кисәкле симфоник әсәре Татарстанда беркемгә кирәксез булып өендә ята. Әсәр миллилеге белән дә, татар-башкорт авылларындагы рухи кардәшлекне саклау җәһәтеннән дә үзгә бер җылылык белән сугарылган. Моның шулай булуын Композиторлар берлегенең симфония секциясе әгъзалары Резеда Ахиярова, Леонид Любовский һәм шушы көннәрдә генә арабыздан киткән Ренат Еникеевләр әсәрне тыңлап чыкканнан соң әйткәннәр. Яше өлкән булу аркасында, өстәвенә җәмәгате Румия ханымның да сәламәтлеге бик шәптән түгел, Әнвәр ага ерак юлга, әйтик Уфа каласына чыгып китә алмый. Анда милли симфоник әсәрне дөньяга чыгарырлык иҗат коллективлары булуына һич тә шикләнми ул.
 
16 март көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башкалабыздагы Азнакай якташлар җәмгыятенең зур бәйрәм чарасы узачак. Анда Әнвәр Шәрәфиев тә катнашачак. Олуг юбилеең белән тәбриклибез, Әнвәр ага! Күңелеңдә һәрчак яз булсын!
 
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Россия журналистлар берлеге әгъзасы,
Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе,
Азнакай районының Урсай авыл җирлеге
муниципаль берәмлеге Советы депутаты, хезмәт ветераны.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»