поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.03.2020 Мәгариф

Мәктәп ишекләре бер дә ябылмасын

Журналист үзе язган мәгълүматны халыкка җиткерер алдыннан җиде тапкыр тикшерергә тиеш. Без, бердәмлеклеләр, шулай эшләргә тырышабыз да. Шулай да без гади кешеләр, хата да җибәрә алабыз.

Әнә, газетаның узган санында бастырылып чыккан “Юкка түгел, юкка түгелдер” дип аталган мәка-ләбездә Похвистнево районының Мәчәләй авылында мәктәп эшләми дип язып куйганбыз. Карасаң, укучылар саны аз булуга карамастан, ул эшләп тора. Мәчәләй авылы мәктәбе соңгы елларда Подбельск мәктәбенең филиалы булып санала. Без, аның җитәкчесе Әлфия СУБЕЕВА белән элемтәгә кереп, мәктәп турында сораштык.

 
- Әлфия ханым, уку йортыгызның тарихы бай. Үткән елда аның 50 еллыгын зурлап бәйрәм иткән идегез бит әле. Шул турыда исебезгә төшереп үтсәгезче.
 
- Мәчәләй авылында беренче мәктәп 1924 елда ук ачылган булган. Биредә башлангыч белем биргәннәр. 1960 еллар уртасында ул сигезьеллык мәктәпкә әверелә. Укучылар саны арта барган саен сыйныфлар да күбәя бара. Барысын да сыйдыру өчен яңа зур мәктәп төзү турында карар кабул ителә. Шулай итеп, 1969 елда 320 укучы сыешлы ике катлы мәктәп төзелеп бетә.
 
Ул вакытта укучылар саны инде 900гә җитеп, аларга 40 укытучы белем биргән. Сыйныф саен 30 - 40 укучы утырган һәм, урыннар җитмәү сәбәпле, аларны ике сменага бүлеп укытырга туры килгән.
 
Гомумән, мәктәп ишеге төн уртасына кадәр ябылмаган, чөнки өченче сменада әле авыл яшьләре дә белем алганнар.
 
- Ә бүген мәктәптә ничә бала укый?
 
- Моннан берничә ел элек ул Подбельск мәктәбе филиалы итеп үзгәртелде. Бүген барлыгы 18 бала укый, аларга алты укытучы белем бирә. 2012 елда мәктәп каршында балалар бакчасы да ачылды. Анда 20 сабый тәрбияләнә, өч тәрбияче эшли.
 
- Укучылар саны күп түгел икән шул. Күп авылларда андый мәктәпләрне яптылар. Сез мәктәбегезне ничек саклап кала алдыгыз?
 
- 2010 елда безнең мәктәп тә шундый язмышка дучар була язды. Аллаһының рәхмәте белән, авылдашыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев моңа каршы төште. Самарадан махсус комиссия китертеп, мәктәбебезне саклап кала алды. Гомумән, Фәхретдин Бәдретдин улы безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Мәктәбебездә шашка турнирлары уздыруны да матур гадәткә әверелдерде.
 
Шулай ук “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ринат Искәндәровның, элеккеге укучыларыбызның, мәчетнең дә ярдәмен тоеп яшибез. Моң-зарларыбызны ишетеп, ярдәм кулы сузып торучы авылдашларыбызга без чиксез рәхмәтлебез.
 
 
- Мәктәбегез бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән урамда урнашкан. Ә татар теле дәресләре укытыламы соң?
 
- Кызганычка, ана теле һәм әдәбияты бездә факультатив рәвештә генә укытыла. Шулай да, ана теле дәресләренә башка милләт балалары да бик теләп йөриләр. Монда татар теле укытучысы Зөләйха Мияссарованың өлеше зурдан, дип уйлыйм. Ул дәресләрне мавыктыргыч, кызыклы итеп уздыра, бөтен күңелен биреп эшли.
 
Ә китаплар белән Татарстан мәгариф министрлыгы ярдәм итә. Моның өчен аларга зур рәхмәт.
 
- Әлфия ханым, авыл мәктәпләрендә сыйфатлы белем бирелми дигән сүз белән килешәсезме?
 
- Һич тә килешмим! Киресенчә, сыйныфларда бала саны аз булгач, һәркайсына игътибар күбрәк бирелә. Укучыларыбызның күбесе тугызынчы сыйныфтан соң укуларын Подбельск мәктәбендә дәвам итәләр. Шулай ук Самараның һөнәр колледжларына һәм училищеларына укырга керәләр.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әлфия ханым! Киләчәктә дә укытучыларыгыз, укучыларыгыз шулай югары уңыш-ларга ирешеп торсын! Мәктәбегезнең ишекләре бер дә ябылмасын!
 
Әңгәмәдәш - Әминә ШИҺАПОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 13.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»